Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге аннексияләнгән Кырымдагы Русиянең сигез түрәсенә чикләүләр кертте


"Кырым теләктәшлеге" җыелышында Русия куәт оешмалары вәкилләре
"Кырым теләктәшлеге" җыелышында Русия куәт оешмалары вәкилләре

Сүз хокук саклау һәм мәхкәмә оешмалары хезмәткәрләре турында бара. Бу затлар Кырым һәм Акъярның  канунсыз аннексиясенә каршы көрәшүчеләрне эзәрлекләгәннәр яки җәберләгәннәр, диелә.

Европа берлеге Украинаның бөтенлеген, суверенитетын һәм бәйсезлеген бозганы өчен Русиянең сигез ватандашына карата чикләүләр кертте. Сүз сәяси максатлы эшләрдә гадел булмаган карарлар кабул иткән хокук саклау һәм мәхкәмә оешмалары хезмәткәрләре турында бара.

Санкцияләр исемлегенә Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Кырым һәм Акъяр (Севастополь) идарәсе җитәкчесе Леонид Михайлюк, төбәк тикшерү идарәсе башлыгы Владимир Терентьев, Кырым хөкемдарлары Виктор Можелянский, Галина Редько, Михаил Белоусов, Андрей Долгополов, тикшерүче Магомед Магомедов һәм прокурор Евгений Колпиков кергән.

Бу затлар Кырым һәм Акъярның канунсыз аннексиясенә каршы көрәшүчеләрне эзәрлекләгәннәр яки җәберләгәннәр, диелә Европа Берлегенең хокукый порталында.

Кырымга каршы чикләүләр беренче тапкыр 2014 елның июнендә кертелде. Элегрәк, шул ук елның мартында, Русия рәсми мәгълүмат чаралары ярымутрауда яшәүчеләр референдумда Кырымның Русиягә кушылуын хуплады дип хәбәр итте. Европа Берлеге дәүләтләре референдумның Русиянең хәрби басымы шартларында ирешелгән бу нәтиҗәләрен танудан баш тартты.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG