Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда вакцина ясатмаган өлкән яшьтәгеләргә мәҗбүри үзизоляция тәртибе кертелә


Моңа кадәр Башкортстанның йогышлы авырулар хастаханәләре баш табиблары 60 яшьтән узган кешеләрне үзизоляцияләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.

Башкортстанда 13 октябрьдән 65 яшьтән узган һәм хроник чирләре булган, коронавирустан вакцина ясатмаган кешеләргә мәҗбүри үзизоляция кертеләчәк. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров сишәмбе иртән хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдерде.

Моңа кадәр Башкортстанның йогышлы авырулар хастаханәләре баш табиблары 60 яшьтән узган кешеләрне үзизоляцияләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Чөнки алар коронавирусны авыр кичерә һәм пенсионерлар арасында үлем-китем очраклары күп диелде.

Бүген COVID-19 таралу хәвефенә бәйле рәвештә, республика җирлегендә "югары әзерлек" тәртибе кертү турындагы фәрманга үзгәрешләр кертеләчәк.

Хәзерге вакытта Башкортстанда COVID-19 таралу белән бәйле рәвештә берничә этапта башка төрле чикләүләр дә кертелә. Аерым алганда, театр-концерт залларына кергәндә вакцина таныклыгы яки коронавирус белән авырып терелү турында таныклык таләп итәләр.

12 октябрьгә булган рәсми саннарга караганда, республикада соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 633 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 34 кеше үлгән. Пандемия башыннан коронавирустан үлүчеләр саны 1947гә җитте.

Башкорстанда коронавирустан вакцинаның беренче дозасын 1 347 131 кеше, икенче дозасын - 1 226 813 кеше алган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG