Accessibility links

Радий Хәбиров Башкортстанда коронавирус уңаеннан яңа чикләүләр кертә


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Кайбер оешмаларга вакцина ясату турында сертификаты яки алты ай эчендә коронавирус белән авыруы турында белешмәсе булганнар гына йөри алачак. Чараларны кертү берничә этапта башкарылачак.  

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда коронавирус уңаеннан чикләүләр кертү турында фәрман имзалаган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

"Берничә көн рәттән табиблар республикада вакциналау акрын баруы, кешеләрнең, аеруча вакциналанмаганнарның авыррак чирләве турында чаң суга. 1 октябрьгә план нигезендә Башкортстанда яшәүчеләрнең 80 процентын вакциналарга ниятләгән идек, нәтиҗәдә бу күрсәткеч 50 проценттан артыграк кына булды", дигән Хәбиров. Ул ковидка каршы штабта яңа чикләү чаралары кертү турындагы карарга килүләре турында хәбәр итте.

Кайбер оешмаларга вакцина ясату турында сертификаты яки алты ай эчендә коронавирус белән авыруы турында белешмәсе булганнар гына йөри алачак, диелә хәбәрдә. Чараларны кертү берничә этапта башкарылачак.

4 октябрьдән дәүләт һәм муниципаль музейларына, театрларына, китапханәләренә, мәдәният йортларына, кинотеатрларына, шулай ук киңкүләм спорт чараларына килүгә чикләүләр кертелә.

12 октябрьдән әлеге исемлеккә сәүдә үзәкләре, шулай ук хосусый музейлар, күргәзмә заллары, китапханәләр, кинотеатрлар, концерт заллары өстәлә. Вакцина ясату турында сертификаты яки алты ай эчендә коронавирус белән авыруы турында белешмәсе булмаганнар шәһәрара автобусларга һәм "Орлан"шәһәр яны поездына билет ала алмаячак.

18 октябрьдән шушы ук чикләү чаралары матурлык, косметология һәм SPA салоннарына, солярийларга, мунчаларга, сауналарга, физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга, 50дән артык кеше сыйдыра торган рестораннарга һәм кафеларга карата да кертеләчәк.
"Без сәламәтлеген кайгыртканнар өчен имин шартлар тудырырга һәм өлкән яшьтәге туганнарыбызны сакларга тиеш", дигән Радий Хәбиров.

Башкортстан башлыгы алданрак та республикадагы киңкүләм чараларның санын булдыра алганча киметергә кушкан иде. "Җәй көне күп чаралар уздырдык. Әйдәгез, мөмкин булган барлык форумнарны, очрашуларны һәм башкаларны киметик", дигән иде ул.

Республикада балаларга белем бирү оешмаларының да шактые дистанцион укуга күчте. Мәктәпләргә авыруның биштән артык очрагы ачыкланган вакытта карантин кертелә.

Башкортстан Русиянең авыручылар саны иң күп булган төбәкләр исемлегенең беренче унлыгына кергән. Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның 452 яңа очрагы ачыкланган, республикада авыруны йоктырганнарның гомуми саны 67 331 кешегә җиткән. 1 октябрьгә 1637 кеше үлгән, шуның 22се – соңгы тәүлектә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG