Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәктәпләре дистанцион укуга күчә


Архив фотосы
Архив фотосы

Сулыш юллары авырулары һәм коронавирус инфекциясе сәбәпле, Уфада мәктәп укучылары дистанцион укуга күчә. Бу турыда җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

Дистанцион уку 51 мәгариф учреждениесендә оештырылачак, аларда ОРВИ һәм COVID-19 очраклары теркәлгән. Дистанцион уку 27 сентябрьдә башланып 14 көн дәвам итәчәк. Ул 5-10 сыйныф укучылары өчен оештырылачак. Әлеге карар Башкортстан Роспотребнадзоры тәкъдиме белән коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау өчен шәһәр оператив штабы белән кабул ителде.

Хакимият әйтүенчә, хәл тотрыклангач, укучылар белем алуга мәктәпләргә кайтачаклар.

21 сентябрьдә Башкортстан мәгариф министрлыгы Роспотребнадзорның җирле идарәсенә 5-8нче һәм 10нчы сыйныф укучыларын 14 көнгә дистанцион укуга күчерү турында хат юллады.

Элегрәк Уфа мэры Сергей Греков шәһәр мәктәпләрендә сыйныфлап COVID-19 белән авырыйлар дип белдергән иде.

Сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләр агентлыгы төзегән рейтинг нигезендә Башкортстан Русиянең коронавируска каршы чикләүләр кертелгән төбәкләрнең беренче унлыгына керә.

Татарстан мәктәпләренең 16 сыйныфында белем бирү туктатылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG