Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Башкортстанга килде


Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Уфада
Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Уфада

Татарстан президенты Башкортстан башлыгы белән сәнәгать оешмаларына кагылышлы мәсьәләләрдә фикер алышачаклар.  

12 октябрьдә Татарстан президенты эш сәфәре белән Башкортстанга килде. Уфаның һава аланында аны республика башлыгы Радий Хабиров каршылады, дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат хезмәте.

Татарстан президенты „ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе"ндә булган. Ул "Ростех"ның берләшкән моторлар төзү корпорациясенә керә. Берләшмәдә җитештерү-укыту үзәге оештырылган. Анда "Ростех"ның Башкорстандагы ширкәтләренә иң кирәкле эшче һөнәр белгечләрен әзерлиләр.
Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбиров белән бергә уку остаханәләрен караган. "Дөнья дәрәҗәсендә эшләнгән эш! Әгәр нәрсә дә булса эшлисең икән, менә шулай эшләргә кирәк! Иң мөһиме, бу ширкәтнең кадрларга һәм аларның һөнәри дәрәҗәсенә кагылышлы проблемнары беркайчан булмаячак. Мин бик тәэсирләндем", дигән Татарстан президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның да моңа охшаш проектны гамәлгә ашыру ниятләре булуын белдергән. "Безнең боралак заводы, авиация заводы, КАМАЗ бар. Кадрлар әзерләүнең бу тәҗрибәсе бик позитив", дигән ул.

Радий Хәбиров Татарстан президенты белән сәнәгать оешмаларына кагылышлы мәсьәләләрдә фикер алышачакларын белдергән.

"Татарстан – актив үсүче төбәк. Эшкәртү сәнәгате, машина төзелеше көчле. Ләкин шул ук вакытта Татарстанның да бездә җитештерелгән әйберләргә ихтыяҗы бар. Ә безнең – Татарстанда җитештерелгәннәргә. Рөстәм Нургалиевич белән сөйләшергә теләгән төп мәсьәләләрнең берсе, әлбәттә бу", дигән Хәбиров.

Сентябрьдә Миңнеханов "Туполев" акционерлык җәмгыятенең мөдирләр шурасын җитәкләгән иде. Башкортстандагы эш сәфәре вакытында ул Күмертау авиация җитештерү ширкәтендә булачак һәм "Русия боралаклары" ("Вертолеты России") акционерлык җәмгыятенең мөдирләр шурасы утырышында катнашачак.

Җанисәп алдыннан Башкортстан белән Татарстан җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр арасында бәхәсләр туып торса да, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Медиаклуб" утырышында "башкортлар белән талашмаячакбыз" дип белдергән иде.

"Башкортлар белән талашмаячакбыз. Әйе, безнең тарафтан да, алар ягыннан да омтылышлар бар. Безнең яктан да, алар ягыннан да зирәклек җитәр дип уйлыйм. Менә безгә башкорт ансамбле килергә тиеш. Рәхим итегез! Әйтерсең, безнең артистларны анда кабул итмиләр. Бу кемнеңдер фикере генә. Юк нәрсә бу", диде Миңнеханов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG