Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь" каналының эфирында "ят агентлар" канунына каршы телемарафон уза 


"Ят агентлар" турындагы канун безне акрынлап мәхрүм иткән сүз ирегеннән башка дәүләт тә җәмгыять тә була алмый", диелә чараның белдерүендә.  

Сишәмбе - яңа чакырылыш Русия думасының беренче эш көнендә "Дождь" телеканалы эфирында ят агентлар канунына каршы "Кешеләр агентлары" ("Агенты людей") марафоны уза. Трансляцияне шулай ук "Дождь"ның Youtube-каналында да карарга була.

Бу Русия хакимиятләре ят агентлар дип таныган "Дождь", "Медуза", "ОВД-инфо", "Медиазона"ның , шулай ук "Эхо Москвы" һәм "Новая газета"ның уртак чарасы.


"Ят агентлар" кануны безне акрынлап мәхрүм иткән сүз ирегеннән башка дәүләт тә җәмгыять тә була алмый", диелә чараның белдерүендә.

Марафонда журналистлар Леонид Парфенов, Владимир Познер, Алексей Венедиктов, Дмитрий Быков, шулай ук Андрей Макаревич, Татьяна Лазарева һәм блогер Василий Уткин катнаша. Эфирда Борис Гребенщиков, Юрий Шевчук, "Порнофильмы" төркеменнән Владимир Котляров, шулай ук "Сансара", Joker James, Tesla Boy төркеменнән Антон Севидов чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Медуза.

Ят агентлар турындагы канунны гамәлдән чыгару петициясен 169 меңнән артык кеше имзалаган. Петициядә әйтелгәнчә, ят агентлар турындагы канун дискриминацияли, Русия конституциясенә, шулай ук Европаның кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау конвенциясенә каршы килә.

  • Хәзерге вакытта "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына 85 кеше һәм оешма кертелгән. 2021 ел башыннан бу исемлек 68 пунктка арткан. Әлеге исемлеккә керү мәгълүмат чаралары эшен катлауландыра.
  • 1 сентябрьдә Русиянең 20дән артык бәйсез басмасының баш мөхәррирләре һәм нәширләре "ят агент" мәгълүмат чараларының хәзерге исемлеген юкка чыгаруны, шулай ук "ят агентлар" турындагы гамәлдәге канунга 12 төзәтмә кертүне таләп итте.
  • Алар Русия президенты Владимир Путинга, аның сүзчесе Дмитрий Песковка һәм юстиция министры Константин Чуйченкога ачык хат җибәрде. Кремль журналистларның "ят агентлар"турындагы канунга төзәтмәләр кертү турындагы мөрәҗәгатен карарга вәгъдә итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG