Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясау кертелә


Бу чара республикада короавирус белән бәйле вазгыять начаю һәм халык иминлегенә санитар-эпидемиологик куркыныч янау сәбәпле кертелде диелә.  

Роспотребнадзорның Башкортстандагы идарәсе республикада коронавирустан мәҗбүри вакцина ясату турында документ чыгарды. Анда COVID-19га каршы мәҗбүри вакциналанырга тиешле аерым категория кешеләренең тулы исемлеге тәкъдим ителгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

  • Мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш.
  • Шулай ук вакцина кадату социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүчеләргә, вахта алымы белән эшләүчеләргә, волонтерларга, хәрби хезмәткә чакыруга яраклы затларга каралган.
  • Хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүчеләргә, аерым алганда: сәүдә, чәчтарашханә, гүзәллек салоннары, косметика, массаж һәм SPA-салоннары, солярийларда, мунча, сауна, сәламәтләндерү комплекслары, спорт оешмалары, бассейннарда, шул исәптән көнкүреш хезмәтендә, әйтик ателье, кер юу һәм киемнәрне химик юл белән чистарту урыннарында, туклану урыннарында, банк, почта, торак-коммуналь хуҗалыгында һәм энергетика өлкәсендә эшләүчеләргә дә мәҗбүри вакцина каралган.
  • Исемлеккә музейларда, концерт һәм күргәзмә залларында, театр, китапханә, ял һәм күңел ачу, тамаша чараларында (шул исәптән цирк, зоопарк һәм аквапаркларда) эшләүчеләр, балалар ялын оештыручылар, юридик оешмаларда, кунакханәләрдә, нәшриятта, туризм, мәгълүмат, даруханә һәм ветеринария оешмаларында, клининг һәм дезинфекция, дезинсекция, дератизация ширкәтләрендә эшләүчеләр, ритуаль хезмәт күрсәтүчеләр,
  • автомобиль төзекләндерү һәм аларга хезмәт күрсәтү урыннарында, сак оешмаларында эшләүчеләр, курьерлар да кергән.
  • Шулай ук вакцина кадату дәүләт һәм муниципаль хакимиятендә, җирле үзидарәдә, башкарма хакимияттә эшләүчеләргә, уку йортларында белем алучы 18 яшьтән өлкәнрәк затларга, уку йортына карамаган башка оешмаларда гамәли практика узучыларга мәҗбүри булачак.

Бу чара республикада коронавирус белән бәйле вазгыять начараю һәм халык иминлегенә санитар-эпидемиологик куркыныч янау сәбәпле кертелде диелә.
Әлеге карар оешма һәм ведомство җитәкчеләренә хезмәттәшләрен вакциналауны оештырырга куша диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Башкортстанда 13 октябрьдән 65 яшьтән узган һәм хроник чирләре булган, коронавирустан вакцина ясатмаган кешеләргә мәҗбүри үзизоляция кертеләчәк дип хәбәр ителгән иде.

Татарстанда да коронавирустан мәҗбүри вакцина ясау кертелә. Бу хакта 11 октябрьдә хәбәр ителде. "9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштерелергә тиеш. 7 декабрьдә икенче дозаны ясатмаучылар эшкә чыга алмый", дип аңлатты Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG