Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майкрософт электрон тәржемәчесендә башкорт теле барлыкка килде


Майкрософт ширкәте булдырган электрон тәржемә кушымтасына башкорт теле өстәлде.

Бу турыда Вконтакте челтәрендәге "Башҡорт телмәрен цифрлаштырыу" төркеме хәбәр итә.

Башкорт телен дигитальләштерү эшчәнлегендә катнашучы Айгиз Кунафин әйтүенчә, Майкрософтның электрон тәржемәчегә башкорт телен өстәве Башкортстан тел активистлары өчен көтелмәгән бүләк: "Бу тәржемәчене безнең төркем эшләмәде, без бу проектта катнашмадык, әмма Майкрософтның башкорт телен өстәве безнең өчен куанычлы хәбәр", дип аңлатты Кунафин Азатлыкка. "Безнең алда башкорт телен дигитальләштерүдә башкарылган эшләребезне Google һәм Yandex-ка тапшыру, аларның тәржемә алгоритмнарын камилләштерү мәсьәләсе тора иде. Ә Майкрософт ниндидер арадашчы аркылы безнең эш нәтижәләрен кулланганмы, үз базасын кулланганмы – әйтә алмыйм, әмма аның тәржемәчесе хәзерге вакытта иң яхшысы", ди.

MS Word офис пакетын кулланучылар програмнан чыкмыйча да тулы бөтен документларны дөньяның башка телләренә тәржемә итә ала. Ә Майкрософт операцион системын кулланмаучылар электрон тәрҗемәче сайтын турыдан-туры куллана ала. "Бу сайт без гадәтләнгән Yandex, Google тәржемәчеләре кебек, әмма алар белән чагыштырганда, әлеге програмның тәржемәсе күпкә яхшырак. Сүз уңаеннан, әлеге софтта татар теле дә бар. Һәм ул хәтта татсофттан да сыйфатлырак тәржемә итә", дип саный програмчы.

Айгиз Кунафин һәм башка башкорт IT-белгечләре такымы берничә ел элек башкорт телен дигиталлаштыра башлады. Әлеге такым кеше сөйләмен автоматик рәвештә текстка үзгәртү белән шөгыльләнә. Күптән түгел башкорт тел активистлары компьютерга башкорт телен "өйрәтү" өчен кирәкле тавыш базасы булдыра алды. "Сөйләм синтезаторы" проекты навигаторларны, электрон тәржемәчеләрне, телефондагы автоматик жавапларны "башкортлаштырырга" ярдәм итәчәк. Тавыш жыю өчен авторлар Телеграм-бот куллана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG