Accessibility links

Чуаш теле активисты: "Яндекста чуаш теленең эшли башлавына санаулы атналар калды"


Николай Плотников
Николай Плотников

Хәзерге вакытта Яндекс.Тәрҗемәче хезмәтендә чуаш теле сынау рәвешендә эшли. Сыйфатлы тәрҗемә өчен системга миллионга якын урыс-чуаш җөмләләрен кертергә кирәк.

Якын айларда чуаш теле Яндекс.Тәрҗемәче хезмәтенә тулы канлы тел булып өстәләчәк. Моның хакта "Idel.Реалии"га чуаш теле активисты, "Чӑваш чӗлхи лабораторийӗ" проекты авторы Николай Плотников белдергән.

Хәзерге вакытта чуаш теле Яндекс.Тәрҗемәче хезмәтендә сынау рәвешендә эшли. Тәрҗемәче програм сыйфатлы тәрҗемә ясау өчен хезмәт базасына миллионга якын урыс-чуаш җөмләсе кертелергә тиеш.

Башлангыч этапта тәрҗемәләр кулдан ясалган булган, бу күп көч һәм вакыт таләп иткән ди Плотников. "Хәзер без инде тәрҗемә ителгән текстлар нигезендә урыс-чуаш җөмләләрен булдыра алган алгоритмны барлыкка китердек", дип сөйләде ул. Плотников инициатив төркем белән бергә тел структурасын өйрәнү өчен кулланылган текстларны эзләгәгән һәм эшкәрткән алгоритмнарны барлыкка китерү белән шөгыльләнә.

Аның сүзләренчә, иң яхшы нәтиҗәне матур әдәбият әсәрләре бирә. "Машина тиз өйрәнә һәм тәрҗемә дөреслеген тикшерә. Хәзер аена без уртача 30 меңләп урыс-чуаш җөмлә парын барлыкка китерәбез. Бер миллион күрсәткеченә 1,5-2 айда ирешәчәкбез", дип сөйләде ул.

Плотников миллион җөмлә күрсәткеченең Яндекс тарафыннан билгеләнүен искәртә. Шул рәвешле Яндекс тәрҗемә дөреслегенә ышана ди ул.

Русия милли телләреннән беренче булып Яндекс хезмәте үз тәрҗемәчесенә татар телен 2015 елда өстәгән иде. 2017 елда хезмәт вәкилләре Азатлыкка Яндекс.Тәрҗемәче хезмәтендә татар телен көненә 100 мең тапкыр кулланалар дип сөйләгәннәр иде.

Яндекс тәрҗемәчесе барлыгы 99 телдән һәм 99 телгә тәрҗемә итә ала. Татар теленнән тыш анда башкорт һәм удмурт телләре дә бар. Хәзерге вакытта чуаш һәм мари теле сынау рәвешендә эшли.

2020 ел башында Google Translate та үз тәрҗемәчесенә татар телен өстәде. Бу эштә иҗтимагый активистлар зур активлык күрсәткән булган. Азатлык сораштырган белгечләр милли телләрнең халыкара тәрҗемә системнарына керүләрен тел үсеше өчен зур этәргеч дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG