Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда еллык инфляция 7,7 процентка җиткән


Иң зур бәяләр арту азык-төлек булмаган тауарларга арткан.

Сентябрь аенда Татарстанда еллык инфляция 7,71 процентка җиткән. Бу саннарны Татарстантат китерә. елның 9 аенда инфляция 5,5 процентка көчәйгән.

Ел башыннан Татарстанда азык-төлек бәяләре 5 процентка арткан диелә. Азык-төлек булмаган тауарлар 7,17 процентка үскән. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр 3,7 процентка арткан.

Моңа кадәр ел башыннан бензин бәясе 5 процентка арткан диелде. Татарстанстат мәгълүматына күрә, 2021 ел башыннан Казанда АИ-92 – 5,29 процентка, АИ-95 – 4,94 процентка, АИ-98 – 6,77 процентка, дизель ягулыгы – 2,51 процентка кыйммәтләнгән.

Быел җәен халык Татарстанда азык-төлек, яшелчәләргә бәяләр үсүенә зарланды. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, ел башында кишер 25 сум торган булса, җәй башында 48 сумнан артып киткән, ә 12 июльдә 89 сумга җитте. Моннан тыш, чөгендер, бәрәңге, суган, кәбестәгә дә бәяләр үсте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG