Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанстат: ел башыннан бензин бәясе 5 процентка арткан


Казанда 1 октябрьдә бензин бәяләре
Казанда 1 октябрьдә бензин бәяләре

Ягулыкка бәяләр ел башыннан арта башлаган иде.

Татарстанда 27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында АИ-92 маркалы бензинга бәя 0,25 процентка артып, 44,82 сум булган. АИ-95 0,23 процентка кыйммәтләнеп 48,19 сумга җиткән, ә АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы ягулык 0,23 процентка артып бер литры өчен 56,91 сум булган, дип хәбәр итә Татарстанстат.

Дизель ягулыгының бәясе бер атна эчендә әллә ни күтәрелмәгән: 0,06 процентка артып, 48,68 сум булган.

Оешма мәгълүматына күрә, 2021 ел башыннан Казанда АИ-92 – 5,29 процентка, АИ-95 – 4,94 процентка, АИ-98 – 6,77 процентка, дизель ягулыгы – 2,51 процентка кыйммәтләнгән.


Сентябрь ахырында Чаллыда машина йөртүчеләр машина ягулыгына бәяләр арту сәбәпле каршылык чарасы башлаган иде. Чараны оештыручылар "#умныйбойкотАЗС Челны" Telegram-каналы аша агымдагы атнада ягулыкны кайсы ягулык сату нокталарыннан алырга кирәген билгеләде. Чарага дүрт меңнән артык машина йөртүче кушылды. Каршылык чарасын Казан һәм башка шәһәрләрдә дә тарату ниятләнә, диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG