Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда QR-код алу өчен күпфункцияле үзәккә килүчеләрдән зур чиратлар хасил булган 


Архив фотосы

QR-код алу өчен чиратка басучылар нигездә өлкән яшьтәге кешеләр диелә.  

Казанда Дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси аккаунт ачтырырга теләүчеләрдән күпфункцияле үзәкләрдә (МФЦ) зур чират барлыкка килгән. Сайттагы шәхси бит QR-код алу өчен кирәк. Татарстанда коронавируска каршы чикләүләр кырысланганнан соң җәмәгать урыннарында QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин.

Чиратлар барлыкка килүе турындагы мәгълүмат "В Казани поймут" паблигында чыкты.

"Күпфункцияле үзәктә QR-код алу өчен чиратка басканнар – нигездә өлкән яшьтәге кешеләр. Алар "Дәүләт хезмәтләре" сайтына керә алмый, кемдер теркәлгән вакытта шәхесен раслый белми, кемгәдер сертификат килми", дигән "Бизнес Онлайн"га бу вакыйганың шаһите. Аның сүзләренчә, бу хезмәттән файдалану өчен талоннар җитми башлаган.

Әлеге уңайдан социаль челтәрләрне кулланучылар шәхесеңне раслату өчен күпфункцияле үзәккә барырга кирәкмәвен аңлаталар, моны өйдән чыкмый гына да банкның мобиль әсбабы аша да эшләп була дип киңәш итәләр.
Мондый мөмкинлек Сбербанк һәм Ак Барс Банкның мобиль әсбапларында бар.


11 октябрьдән Татарстанда коронавирус таралу вазгыяте катлаулану сәбәпле яңа чикләүләр кертелде. Хәзер җәмәгать урыннарында QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин. Шулай ук вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG