Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрына архитектура бәйгесе финалына Мәскәүдән биш, Казаннан өч оешма чыккан


Камал театры төзеләсе урын Казан харитасында
Камал театры төзеләсе урын Казан харитасында

Жюри барлыгы 14 илдән тәкъдим ителгән 26 консорциум һәм 13 шәхси катнашучыларның гаризасын караган. 

Камал театрына яңа бина проекты бәйгесендә финалга чыккан 8 консорциум исемлеге билгеле булды. Халыкара бәйгенең жюри утырышы 12 октябрьдә узган иде. Казан мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә жюри барлыгы 14 илдән тәкъдим ителгән 26 консорциум һәм 13 шәхси катнашучыларның гаризасын караган.

Финалга чыгучыларның бишесен Мәскәү, өчесен Казан берләшмәләре тәкъдим итә:

  • Новиковлар архитектура практикасы (Казан);
  • Metropolis (Мәскәү);
  • "Рождественка" архитектура бюросы (Мәскәү);
  • Megabudka архитектура бюросы (Мәскәү);
  • Казан дәүләт архитектур-төзелеш университеты (Казан);
  • Wowhaus бюросы (Мәскәү);
  • "ПРАЙД" иҗат берләшмәсе (Мәскәү);
  • Bespoke Architects (Казан).


2022 елның 20 гыйнварында финалга чыгучылар архитектура концепциясен тәкъдим итәргә тиеш булачак. Ноябрь азагында финалга чыккан консорциумнарны Казанда көтәләр. Алар театр салыначак урынны өйрәнәчәк. Шулай ук архитекторларга татарның сәнгать мәдәнияте турында лекцияләр укылачак, спектакльләр күрсәтеләчәк, очрашулар узачак. Беренче урын алучыга 2,5 млн сум акча каралган. Икенче урын яулаучыларга — 1,5 млн һәм өченчегә 1 млн сум бирәчәкләр. 2022 елның февралендә җиңүче проект игълан ителер дип көтелә.

Камал театрына яңа бина өчен халыкара архитектура бәйгесе Татарстан архитекторлары арасында зур бәхәсләр уятты. Оештыручылар танылган архитектор, Кол Шәриф мәчете авторы Айвар Саттаровның гаризасын кабул итмәде. Бәйгедә физик затлар катнаша алмый диелде. Республикада башка архитекторлар да Саттаровны яклап, бәйгедә дискриминацияләү бара дип белдерде.


Камал театрының яңа бинасы Түбән Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында салыначак. Рәсмиләр аны якынча 2025 елда төзеп бетерергә җыена.

Камал театрына яңа бина салыну милли җәмәгатьчелектә, артистлар арасында каршылыклы фикерләр уяткан иде. Театрның шәһәрнең нәкъ үзәгеннән читкәрәк, Кабан күленең икенче очына күчерелүенә риза булмаучылар бар.
Камал театрының хәзергесе бинасының язмышы ачык кала. Аңа Казан рус яшь тамашачылар театры дәгъва кыла. Бу хакта Азатлыкка Татарстан хөкүмәтендә үз чыганаклары белдергән иде. Милли җәмәгатьчелек Камал театры бинасы татар мәдәнияте учагы булып калырга тиеш дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG