Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ахмаклык һәм дискриминация". Камал театрының яңа бинасына архитектура бәйгесе бәхәс тудырды


Татарстан рәсмиләре игълан иткән халыкара архитектура бәйгесе архитекторлар арасында каршылыклы фикерләр тудырды. Түрәләрнең мөстәкыйль белгечләрне бүлгәләргә хакы юк дип санаучылар бар. Камал театрының хәзерге бинасы язмышы да әлегә хәл ителмәгән.

Камал театры яңа урынга күчәчәк, аңа яңа бина төзәләчәк. Яңа бина нинди булачагын бәйге нәтиҗәләре күрсәтәчәк. Халыкара архитектура бәйгесе быелның 23 июлендә игълан ителде. Бәйгегә гаризалар кабул итү 22 сентябрь тәмамлана. Әлеге эш өчен Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмәмбәтова җаваплы. Беренче урын алучыга 2,5 млн сум акча каралган. Икенче урынга — 1,5 млн һәм өченчегә — 1 млн сум бирәчәкләр. 2022 елның 3 февралендә җиңүче игълан ителер дип көтелә. Камал театрының яңа бинасы Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында салыначак. Ул якынча 2025 елда төзелеп бетәргә тиеш. Әмма аңа кадәр әле Камал театрының йөзе нинди булачак дигән сорауны хәл итәсе бар. Әлеге бәйгегә төрле архитекторлардан 400дән күбрәк гариза килгән.

Барысы да җайлы гына барган иде төсле, әмма берничә архитектор Камал театрына яңа бина проекты бәйгесен тәнкыйтьләп чыкты. Алар шартлар белән риза түгел. Беренче итеп үз ризасызлыгын Кол Шәриф мәчете авторы Айвар Саттаров белдерде. Ул бердәнбер дәгъва белдерүче булмады, башка архитекторлар да гаризаларының кабул ителмәве турында әйтте. Эш шунда, оештыручылар бәйгедә мөстәкыйль авторлар, физик затлар катнаша алмый, ди. Гаризаны ике һәм аннан күбрәк юридик зат, яки шәхси эшмәкәрләр берләшеп тапшыра ала, ә чит ил оешмалары консорциум составында гына катнаша ала дип язылган бәйге низамнамәсендә.

Танылган архитектор, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Кол Шәриф мәчете авторы Айвар Саттаровны бәйгедә катнаштырмаганнар. Ул оештыру кагыйдәсен тәнкыйтьләп чыкты.

Айвар Саттаров
Айвар Саттаров

— Бинаның архитектура образы аерым бер архитектор башында гына туа ала. Моның өчен юридик зат булырга кирәкми. Дөнья тарихында мондый бәйгеләрдә архитекторлар, аерым шәхесләр катнашты, катнаша да, ә бездә юридик затлар, "ООО" оешмалары, консорциумнар уйлап табылды. Бәйгене дөрес оештырмаганнар.

Бина образын архитекторның башына, күңеленә Аллаһы Тәгалә сала

Әйе, техник һәм уңайлы шартлар тудыру өчен ниндидер биләмәләрнең, торак районнарның проектын эшләгәндә консорциумнар катнаша ала. Ә бу очракта бинаның образына бәйге игълан ителә бит. Әлеге образны архитекторның башына, күңеленә Аллаһы Тәгалә сала. Ул тулы бер коллектив башына керә алмый, — дип аңлатты ул үз позициясен Азатлыкка. — Бәйгене оештыручылар проект концепциясенең нәрсә икәнен аңламый дип саныйм. Алар үзләре эш итә торган алым белән эшли. Менә Кабан күле яр буен консорциум белән эшләделәр, ләкин бу алым аерым җирлекне төзекләндерү өчен генә туры килә. Ә образ тудырганда бөтенләй башка юл белән эш итәргә тиешләр. Хикмәт мине бәйгедә катнаштырмауда түгел, башка профессионалларны да кире какканнар. 1995 елда Кол Шәриф мәчетенә бәйге игълан ителгәндә минем бернинди юридик оешмам да, бернинди портфолиям дә юк иде. Бернәрсә дә төземәгән килеш бәйгедә җиңдем. Образ тудыру – ул музыка, шигырь язган кебек илаһи иҗат итү акты.

Алга таба Саттаров бәйгедә башка оешмалар белән берләшеп катнашырга җыенмый. Аның сүзләренчә, оештыручылар эшенә Татарстан, Русия архитекторлар берлеге тыкшынырга тиеш.

Бу бәйгене чит ил оешмаларын җәлеп итәр өчен эшләгәннәр

— Мондый бәйгеләр архитекторлар берлеге белән берлектә оештырылырга тиеш, чөнки бу – профессионаллар оешмасы. Ул бакчада йорт салу түгел. Әлеге бина бөтен шәһәргә хезмәт итәчәк, бу бит Камал театры, татар өчен дә, бөтен Казан, Татарстан өчен мөһим урын. Гаҗәп, Татарстанның архитекторлар берлеге берничек тә катнашмый. Беркая да мөрәҗәгать итәргә җыенмыйм, моннан бернинди файда юк.

Бу бәйгене чит ил оешмаларын җәлеп итәр өчен эшләгәннәр. Алар белән җирле архитекторларның катнаша алуы – ул өстәмә җигүле ат булу гына. Нәрсәгә кирәк бу? Мин кичә туган бала түгел. Оештыручылар образның аерым бер кешедә генә тууын аңлый алмый, — дип сөйләде Айвар Саттаров .

Камал театрына яңа бина проекты бәйгесендә архитектор Илдар Кәримовны да катнаштырмаганнар. Ул гаризасын үткәрә алмаган.

Илдар Кәримов
Илдар Кәримов

— Бу – ахмаклык. Әгәр кеше башында яңа бинаның күзаллавы бар икән, нәрәсәгә коллаборация эзләргә? Без театрны яратабыз, андагы тормышны беләбез, минем өчен ул кадерле бина. Аның яңаруына үз өлешемне кертәсем килә. Әлеге бәйге концепциясендә, ягъни гади тел белән әйткәндә, эскизлар бәйгесендә аерым архитектор катнаша алмый. Инженер, геологик, төзелеш эшләрен өйрәнүче җитди оешмалар гына катнашырга тиеш. Мин моны хокукларны чикләү, дискриминация дип саныйм, —диде ул һәм моңа кадәр мөстәкыйль архитекторлар катнаша алмаган бәйгеләр турында ишеткәне дә булмаганын сөйләде. — Аерым архитектор катнаша алмаган бәйгеләрне әлегә күргәнем юк. Русиядә танылган архитекторлар күп. Әйтик, "Бабаян" студиясе. Бу – оешма, ләкин бер кеше исеме астында эшли. Хәзер бик күп кешеләр үзмәшгуль, фриланс буларак эш итә. Ни өчен алар катнаша алмый?

Бәхәс купты, сораулар куелды, әмма Татарстан архитекторлар берлеге (сүз уңаеннан, ул – Русия архитекторлар берлегенең төбәк бүлеге) әлегә бу мәсьәләне берничек тә шәрехләмәде. Оешманың рәисе, ул шулай ук Татарстан төзелеш министры урынбасары, Владимир Кудряшев белән элемтәгә чыгып булмады. Архитекторлар берлеге идарәсе әгъзасы, танылган архитектор Герман Бакулин исә, канәгатьсезлекне бәйге башында ук белдерергә кирәк иде, ди.

Ризасызлыкны бәйге тәмамланганда түгел, ә гаризалар кабул ителә башлаганда ук күрсәтергә кирәк иде

— Бәйге кагыйдәләрен оештыру комитеты билгели. Алар белән йә килешергә, йә аңа протест белдерергә була. Әмма итәкләрне иртәрәк җыерга кирәк иде. Бәйге тәмамланганда түгел, ә гаризалар кабул ителә башлаганда ук каршылыкны күрсәтергә кирәк. Әйтик, җәй көне үк бу хакта әйтелгән булса, бәлкем, оештыру эшләрен үзгәртеп булыр иде. Гаризалар тапшырырга берничә көн калганда мондый тәнкыйть урынсыз, — дип җиткерде үз фикерен Бакулин. — Элегрәк бәйгеләр Русия архитекторлар берлеге кагыйдәләре белән уза иде, хәзер оештыру комитеты үз кагыйдәләрен билгели ала. Катнашучылар аның белән килешә яки баш тарта. Мин моны дискриминация дип саныйммы? Әйтә алмыйм, бу хакта уйлаганым булмады. Моның өчен Русия архитекторлар берлеге белән киңәшләшергә кирәк. Мин үзем дә бары архитектор гына.

Архитекторлар берлеге мондый протестка үз фикерен белдерә ала дип уйлыйм. Моның өчен рәсми хат юлларга кирәк. Без Русия архитекторлар берлегенә мөрәҗәгать итеп, аңлатма ала алабыз.

Татарстанның атказанган архитекторы Сергей Саначин да мөстәкыйль архитекторларның катнаша алмавын дискриминация дип саный. Аның сүзләренчә, мондый каршылык түрәләрнең тыкшынуы аркасында килеп туган.

— Кешеләрне мөстәкыйль рәвештә катнаштырмаудан кем ота? Күбрәк архитектор катнашкан саен, яхшырак. Чын бәйге булыр иде. Кемгә катнашырга яравын, ярамавын нинди комиссия хәл итә? Бу Татарстанда архитекторлар берлеге булмау белән бәйле, — дип сөйли Саначин. —Совет чорында бәйгеләрне түрәләр түгел, ә архитекторлар берлеге үтәкәрә иде. "Үлгән" халәттәге берлек булганга, түрәләр барысын да үз кулына алды. Бу аларның эше түгел. Түрәләр профессионаллар эшләгәнне тормышка ашырырга тиеш. Бездә киресенчә булып чыга. Фишман-Бикмәмбәтова оештыручы, президент ярдәмчесе генә. Аның архитектурага бернинди мөнәсәбәте дә юк. Бәйгедә кем катнашырга, кем катнашмаска тиешлеген билгеләргә аның ни хакы бар?

Түрәләр профессионаллар эшләгәнне тормышка ашырырга тиеш. Бездә киресенчә булып чыга

Бәйгедә аерым бер корпорация белән дус булган ширкәтләр катнаша ала диелгән. Ни өчен алар берләшергә тиеш? Менә, Азатлык радиосына "Сөембикә" журналы белән берләшеп тапшыру эшләргә рөхсәт иткән кебек булып чыга. Ни өчен Айвар Саттаров яки башка кеше кичә генә уйлап чыгарылган оешма белән берләшергә тиеш? Алайса Фишман-Бикмәмбәтова белән Олеся Балтусованы да берләштерик. Моны кем уйлап чыгара? Шәһәр дә, казаннар да моннан берни дә отмый.

Берничә ел элек Кабан күле яр буен төзекләндерүгә зур бәйге игълан иттеләр. Анда чит ил кешеләре, кемнәр генә килмәде, жюри булды. Нәтиҗәдә яр буенда җәяүлеләр өчен бетоннан юл ясалды һәм биотуалет куелды. Анда башка бер нәрсә юк. Бернинди социаль корылмалар, күңел ачу урыннары эшләнмәде. Читтән килгән кунаклар оештырганда бәйгеләр шулай тәмамлана. Бу архитекторлар берлеге юкка чыгу белән бәйле.


Камал театрының йөзе нинди булырга тиешлеге хакында алга таба бәйгеләр күрсәтер. Азатлык мәгълүматына караганда, тавыш күтәргән архитекторларны читкә этәрмиләр, аларга Татарстан архитекторлар берлеге аша катнашырга тәкъдим ителгән. Архитекторлар һәм бәйге нигезләре бер мәсьәлә булса, икенче мәсьәлә - Камал театры күчкәч (бу җәмәгатьчелек тарафыннан кискен тәнкытьләнсә дә, азагына кадәр кабул ителмәсә дә, ул карар кылынган), аның бинасы кемгә калачак? Казанның төп татар мәдәни учагы булган, Казанның йөзенә әверелгән, Иске бистәдә чын татарча эш алып барган, меңләгән кешене берләштереп торган, татарның иң актуаль сорауларына тамашалары белән җавап эзләргә тырышкан бинага кем кереп утырачак?

Казанда соңгы елларда татар милли мәдәни учакларының кими баруы күзәтелә. Күп очракта алар үзәктән читкә этәрелеп чыгарыла. Моның иң зур мисалы – "Казан" милли-мәдәни үзәгенең юкка чыгарылуы. Тулы бер комплекс уңышлы эшләмәве, менеджерларның җитешсезлеге аркасында бина Татарстан милли китапханәгә тапшырылды. Анда урнашкан Казанның Меңъеллык музее һаман ачылмады, Бауман урамындагы бинага күчереләчәк дигән вәгъдәләр әлегәчә үтәлмәде. Ул онытылды. Милли-мәдәни үзәкнең бер өлеше "Чулпан" мәдәни үзәгенә күчте. Бина яңартылды, матурланды, әмма ул үзәктән ерак, Җиңү проспектында урнашкан.

Шуңа да татар җәмәгатьчелеге Камал театры яңа бинага күчкәч, иске бинада нәрсә калачак, кем аны эшкә җигәчәк, ул тулысынча татар булып калачакмы, әллә инде интернациональ, татарча да, урысча да булсын дигәнгә әйләнеп калачакмы дип борчыла.


Әлегә шәһәр дә, Камалны яңарту белән шөгыльләнгән Наталия Фишман-Бикмәмбәтова такымы да төрле фикерләр туплый. Халыктагы канәгатьсезлек хисен бераз киметү өчен Камал театрының язмышы турында аерым документаль спектакль да куелачак. Аңа әзерлек инде башланды, шәһәр кешеләре театры булачак ул. Спектакльне куючы - режиссер Ксения Шачнева.

Социаль челтәрләр һәм матбугатта чыккан язмаларга караганда, Камал бинасы ничек эксплаутацияләнергә тиешлеге турында төрле фикерләр әйтелә.

  • Камал театрында музыкаль татар театры урын алырга тиеш. Бу фикер күптәнге, музыкаль театр өчен Казанда әлегәчә урын табылмады. Ике ел элек ул Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында булачак дигән сүзләр дә йөрде, бу фикерне Татарстан мәдәният министры да җиткергән иде, әмма Тинчурин театры үзенең йөзен, тарихын югалтачак дигән тәнкыйть күп яудырыла башлагач, бу фикердән кире кайтылды. Камал театрының әлеге бинасында яңа татар музыкаль театрын оештырып булачак. Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор, музыка белгече Вадим Дулат-Алеев исә музыкаль репертуар булмыйча бина турында уйлау урынсыз дигән фикердә.
  • Казанның үзәгендә татар яшьләре өчен үзәк булырга тиеш. Бу фикерне Дөнья татар яшьләре форумы җиткерде. Берничә ел дәвамында Казанда аерым татар иҗади яшьләр өчен мәйдан булырга тиеш дигән фикер әйтелде, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да бу хакта белдерелде. Берара Профсоюз урамында урнашкан ташландык хәлдә булган "Адонис" ширкәте урнашкан бина да бирелергә тиеш дигән сүзләр йөрде, әмма ул ахыр чиктә Мәскәү ширкәтенә арендага бирелде. Татар яшьләре фикеренчә, Камал театры бинасында иҗади яшьләр тупланып, татар мәдәнияте, теле турында проектларны тормышка ашыру юнәләшендә даими эшли ала, анда шулай ук тел үзәге дә урнаша ала.
  • Журналист Искәндәр Сираҗи "Интертат"ка биргән әңгәмәсендә Камал театры бинасына Габдулла Кариев исемендәге яшь татар тамашачылар театры күченергә тиеш дигән фикерне җиткерде. "Кариев театры — үсмерләрне олы театрларга әзерләп бирүче иң мөһим театрларның берсе. Аның хәзерге бинасы Офицерлар йортыннан ясалган, аңарчы ул кинотеатр гына иде. Безнең татар баласы сипләп бирелгән шушы бинага гына лаекмы? Камал театры бинасы — чын театр бинасы, монда бөтен уңайлыклар бар һәм татар баласының кабат театрга килү теләге дә туачак", диде ул.
  • Кариев театры Кәрим Тинчурин театры бинасына, ә Тинчурин театры Казанның Татарстан урамы, 1 санлы йортына күчә. Вакытында әле Тинчурин театры урнашкан бинада Камал театры булган. Яңа бина төзелгәч, ул Тинчурин театрына бирелә. Бу юлы да традиция дәвам итә ала. Ә Кариев театры (анда гримеркалар белән дә, сәхнә белән дә, декорацияләрне саклау урыны белән дә катлаулы проблемнар бар) бинасы исә татар яшьләре өчен кала ала.
  • Камал театры бинасында "Казан" милли-мәдәни үзәк булдыру. Ул үзәк юкка чыкты, бинасыз калды. Яңа, заманча концепция белән ул татар шәһәр мәдәнияте юнәлешендә эш алып бара алачак.
Хөрмәтле укучылар, ә сездә нинди фикерләр бар? Камал театры күчкәч, аның урынында нәрсә булырга, ул бина ничек эшләргә тиеш? Фикерләрегезне языгыз. Шулай ук, Кабан күленең башка ярында урнашачак татар театрын ничек күз алдына китерүегез турында да уй-хисләрегез белән бүлешегез.



🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG