Accessibility links

Кайнар хәбәр

Архитектор Айвар Саттаровны Камал театрына яңа бина проекты бәйгесендә катнаштырмаганнар


Айвар Саттаров
Айвар Саттаров

Оештыручылар бәйгедә физик затлар катнаша алмый дип аңлаткан.

Танылган архитектор, Кол Шәриф мәчете авторы Айвар Саттаровның Камал театрына яңа бина өчен халыкара архитектура бәйгесендә катнашу өчен гаризасын кабул итмәгәннәр. Бу хакта ул Facebook-та үз сәхифәсәендә язып чыкты.

"Камал театрына яңа бина өчен архитектура концепциясенә ачык халыкара бәйгесенә оештыручылар мине катнаштырудан матур гына итеп баш тарттылар. Моның өчен юридик зат булырга кирәк, җирле физик затлар бары консорциум белән, ягъни чит ил архитектура бюросының өстәмә җигелгән аты сыйфатында гына катнаша ала. Татарстан архитекторлар берлеге, Русия архитекторлар берлеге кая карый?", дип язды ул.

Facebook-та язылган пост астында комментарлар арасында башка архитекторлар да бәйгедә гаризаларын кабул итмәүләре турында яза.

23 июльдә Камал театрына яңа бина өчен халыкара архитектура бәйгесе игълан ителде. Соңрак Казан хакимияте гаризалар кабул итүне 22 сентябрьгә кадәр озайтты. Бәйгедә концепция эшләячәк җиде төркем сайлап алыначак. Беренче урын алучыга 2,5 млн сум акча каралган. Икенче урын яулаучыларга — 1,5 млн һәм өченчегә 1 млн сум бирәчәкләр. 2022 ел башында җиңүче проект игълан ителер дип көтелә.

Камал театрының яңа бинасы Түбән Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында салыначак. Рәсмиләр аны якынча 2025 елда төзеп бетерергә җыена.

Камал театрына яңа бина салыну милли җәмәгатьчелектә, артистлар арасында каршылыклы фикерләр уяткан иде. Театрның шәһәрнең нәкъ үзәгеннән шактый читкәрәк, Кабан күленең икенче очына күчерелүенә риза булмаучылар бар.

Айвар Саттаров – танылган татар архитекторы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Аның проектлары нигезендә төзелгән мәчетләр Татарстан, Башкортстан, Казакъстанда урын алган. Иң билгелесе – 1996-2005 елларда салынган Кол Шәриф мәчете. Ике ел элек Саттаров Азатлыкка татар архитектурасына нигезләнгән заманча җәмигъ мәчете булдыру хыялы турында сөйләгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG