Accessibility links

Кайнар хәбәр

Blue Origin галәмгә 90 яшьлек актерны җибәргән


Blue Origin ширкәтенең беренче галәм очышында катнашучыларның Җиргә кайту мизгеле
Blue Origin ширкәтенең беренче галәм очышында катнашучыларның Җиргә кайту мизгеле

Хәзер Уильям Шетнер галәмдә булган иң карт кеше булып санала.

Blue Origin галәм ширкәте галәмгә икенче тапкыр галәм туристлары белән корабны җибәргән. Amazon булдырган ширкәт очышында дүрт кеше булды. Очыш башланганнан соң 10 минут узуга юлчылар Җиргә уңышлы кайтты.

Галәм туристларның берсе – 90 яшьлек Канада актеры Уильям Шетнер. Бу очыштан соң ул галәмдә булган иң карт кеше санала. Актер галәмдә очышлар турында танылган "Йолдыз юлы" фантастик сериалында капитан Джеймс Кирк ролен башкарган.

Аннан тыш туристлар арасында Blue Origin ширкәте вице-президенты Одри Пауэрс, NASA-ның элекке инженеры Крис Босһаузен һәм эшкуар Глен де Врис булды.

Очыш башта 12 октябрь узарга тиеш иде, техник сәбәпләр аркасында аны бер көнгә кичектерделәр. Очыш 11 минут чамасы узарга тиеш диелде, якынча 4 минут туристлар авырсызлык шартларында үткәрә.

Хәзер Уильям Шетнер галәмдә булган иң карт кеше булып санала. Моңарчы бу рекордка 82 яшьлек Уолли Фанк ирешкән иде, ул 2021 елның июлендә галәмгә очкан беренче туристик миссиядә катнашкан. Аннан тыш корабта Amazon ширкәтенә нигез салучы Джефф Безос үзе, аның туганы Марк һәм Нидерландтан 18 яшьлек Оливер Дэймен булды.

Быелның июлендә ике АКШ ширкәте – Virgin Galactic белән Blue Origin галәмгә беренче галәм туристларын җибәрде. Моңарчы галәмгә туристлар инде очкан булса да, хәзер галәм туризмы бизнес модельга әйләнәчәк дип көтелә.

Кыска вакытлы очыш барышында галәм туристлары Җир шарыннан 80-100 чакрым биеклеккә күтәрелә, бу биеклек АКШта галәм башланган чик дип санала. Очышның берничә минуты макрогравитация шартларында уза, шуннан соң җиһазлар кире кайта.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG