Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ халыкара кибер-җинаятькә каршы көрәш киңәшмәсенә Русияне чакырмаган


Русия берничә сәбәп аркасында чакырылмаган диелә. Төгәл сәбәпләр аталмаган, шулай да шәрехләмә бирүчеләр бу карарның ачыктан-ачык Кремльгә ишарәләвен фаразлый.

Русияне АКШ оештырган куркыныч компьютер програмнарына каршы көрәш халыкара киңәшмәсендә катнашырга чакырмаганнар. Бу хакта Ак йорт вәкиле белдерде.

Аның сүзләренә күрә, Русия "берничә сәбәп аркасында" чакырылмаган һәм бу проблем уңаеннан Мәскәү белән сөйләшүләр башка форматта алып барыла.

Төгәл сәбәпләр аталмаган, шулай да аңлатма бирүчеләр бу карарның ачыктан-ачык Кремльгә ишарәләвен фаразлый.

Daily Beast басмасы аналитик Аллан Лисканың сүзләрен китергән. Лиска әйтүенчә, Русия вәкилләрен бу киңәшмәгә чакыру - Русиянең куркыныч програмнар белән көрәштә партнер булып торуын күрсәткән ялгыш сигнал булыр иде. "Моның алай түгеллеге билгеле бит. Русия хакимиятләренең мондый һөҗүмнәргә катнашы булмаса да, алар бу активлыкны туктату өчен дә берни дә эшләми", дигән Лиска.

Күптән түгел булган кибер-һөҗүмнәрдән соң, берсе аркасында Американың Colonial Pipeline үткәргеч торбасының эше туктап калган иде. Американың рәсми затлары җаваплылыкны Русиядән эш итүче хакер төркемнәренә йөкләде.

Июньдә Америка-Русия саммиты вакытында Джо Байден Владимир Путинны бу хакер төркемнәрнең эшчәнлеген юк итәргә чакырган иде. Шулай да Русиядән булган хакер һөҗүмнәре (шул исәптән янаучы програмнар кулланып башкарылганнары да) кимеми.

Ике көнлек киңәшмәгә Кытай да чакырылмаган. Чарада 30 илдән вәкил катнаша. Алар арасында күбесе Көнбатыш Европа илләре, Польша, Украина, Эстония, Литва, Һиндстан, Бразилия, Япония, Көньяк Корея, Көньяк Африка республикасы да бар.

"Байден хакимияте фикер алышуларның төп темасы – җинаятьчеләргә аларның юрисдикцияләрендә эш итәргә мөмкинлек биргән илләрне җаваплылыкка ничек тартырга дигән мәсьәлә булыр дип ышана", дигән Ак йорт вәкиле.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG