Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Мишкә районында мари телендә дә укытучы полилингваль мәктәп ачачаклар  


 Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәктәп республикада гына түгел, ә илдә дә мари телен, мәдәниятен һәм тарихын тирәнтен өйрәнүдә алдынгы милли мәктәп булыр дип ниятлиләр.

Башкортстанның Мишкә районы Мишкә авылындагы 2нче урта мәктәп нигезендә күптелле мәктәп оештырачаклар. Уфада бу уңайдан Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә киңәшмә узган дип хәбәр итә Башинформ.

Мәктәп республикада гына түгел, ә илдә дә мари телен, мәдәниятен һәм тарихын тирәнтен өйрәнүдә алдынгы милли мәктәп булыр дип ниятлиләр.

Мишкә район башлыгы Павел Трапизников проект-смета кәгазьләрен әзерли башлаулары турында белдергән.

Башкортстанда 105 меңнән артык мари яши. Мари диаспорасы зурлыгы белән Башкортстан Русиядә икенче урында тора. Мари телен 16 районның һәм ике шәһәрнең балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә өйрәнәләр.

Быел гыйнвар ахырында Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә татар телен тирәнтен өйрәтүче полилингваль мәктәп ачылган иде. 1960 елда ук төзелгән мәктәп-интернатны төзекләндерү 2019 елда башланды.

Татар җәмәгатьчелеге "гимназия шактый кечкенә, ул бары 400 укучыга исәпләнгән, шуңа күрә республика җитәкчеләре барлык халыкка да тигез карый башлады дип авыз тутырып сөйләү бик үк дөрес түгел", дип саный.

2019 елда Хабиров кул куйган фәрманга ярашлы, Башкортстанда 2024 елга барлыгы 14 полилингваль мәктәп булдырылачак. Аларда укыту башкорт, инглиз һәм рус телләрендә булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG