Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлегендә Кырымдагы җанисәпне тәнкыйтьләп чыктылар  


Европа берлегендә Мәскәү гамәлләрен "Кырымны канунсыз аннексияләүне легальләштерү һәм Украинаның суверенитетын һәм халыкара танылган чикләрендәге бөтенлеген тагын да ныграк бетерергә теләү" омтылышы буларак бәялиләр.

Европа берлеге Русиянең аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда халык исәбен алуны уздыруын тәнкыйтьләп чыкты. Бу хакта Европаның тышкы эшләр хезмәтенең 15 октябрь белдерүендә әйтелгән.

Үз белдерүендә Европа берлеге шулай ук Русия хакимиятләренең ярымутрауда башлаган чираттагы хәрби хезмәткә чакыру кампаниясен дә тәнкыйтьләгән.

"Европа берлеге Русиянең канунсыз аннексияләнгән Украина җирләре – Кырым һәм Акъярда 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык санын алуны уздыру һәм 1 октябрьдә чираттагы хәрби чакырылыш кампаниясен башлау карарын тәнкыйтьли", дигән Европа берлегенең тышкы эшләр хезмәте вәкиле Питер Стано.

Хезмәт Мәскәүнең гамәлләрен "Кырымны канунсыз аннексияләүне легальләштерү һәм Украина суверенитетын һәм халыкара танылган чикләрендәге бөтенлеген тагын да ныграк бетерергә теләү" омтылышы буларак бәяли.

Европа берлеге Русияне Кырымдагы халыкара һәм һуманитар хокукларны бозудан туктарга өндәде. Белдерүгә күрә, блок 23 августта "Кырым платформасы" саммиты нәтиҗәләрендә каралган "ярымутрауның Русия тарафыннан канунсыз аннексияләнүен тыныч юл белән туктату белән шөгыльләнүен дәвам итәргә" ниятли.

Алданрак Кырым һәм Акъярда Русиянең җанисәп уздырырга җыенуына Украинаның тышкы эшләр министрлыгы да каршы чыккан иде. Русия тарафыннан моң әлегә бернинди җавап булмады.

Русиякүләм халык исәбен алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җирле халык турында мәгълүмат Кырымда да җыелачак. Ярымутрауда яшәүчеләрнең исәбе 2014 елда алынган иде инде, ул вакытта Кырымда милли составның сизелерлек үзгәрүе күренмәде.

2014 елда Русиянең Кырымда уздырган җанисәбенә күрә, даими ярымутрауда яшәүчеләрнең саны – 1,89 миллион кеше, Акъярда исә 393 мең кеше булган.
Бу саннарга нигезләнеп, Украина хакимиятләре Русияне вакытлыча оккупацияләнгән ярымутрауны үз ватандашлары белән тутыруда гаепли. Өлешчә алганда, 2001 елда Украина күләмендә уздырылган җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырганда, ярымутрауда украиннар һәм кырымтатарларның саны шактый кимегән.

Кырымны аннексияләгәннән соң, Русия ярымутрауда яшәүчеләрне үз коралланган көчләренә ала башлады. Украинаның тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, соңгы алты елда Кырымнан һәм Акъярдан 25 меңләп кешене Русия гаскәренә хезмәт итәргә җибәргәннәр.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы исә 2019 елның язында хәрби хезмәткә алынган кырымларның 85 проценты күрше Русия базаларына җибәрелүен хәбәр иткән иде.

БМО берничә мәртәбә Русиядән Кырымда яшәүчеләрне үз коралланган көчләренә алмауларын таләп иткән иде. Оешмада Мәскәүне халыкара хокукны сакларга чакыралар.

Үз чиратында Русия Украинаның һәм халыкара оешмаларның бу өндәүләренә колак салмый һәм ярымутрада хәрби хезмәткә чакыру кампаниясен дәвам итә.
Шул ук вакытта Русия гаскәрдә хезмәт итәргә теләмәгән кырымнарны эзәрлекли. "Кырым хокук яклау төркеме" мәгълүматына күрә, 2020 елның июленә кадәр Русиянең коралланган көчләрендә хезмәт итүдән качканнарга 125 җинаять эше ачылган һәм Кырым мәхкәмәләренә карауга җибәрелгән. Аларның 113-енә карата мәхкәмә үз карарын чыгарган, 12-се әлегә карала гына.

Мәскәү ярымутрауда хәрби чакырылыш уздыруны канунга яраклы дип саный. Русия тышкы эшләр министрлыгы спикеры Мария Захарова Мәскәүнең "үз территориясендә күнегүләр уздырырга, теләсә нинди объектлар урнаштырырга, гаскәргә чакырырга һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүне оештырырга хакы бар" дип белдергән иде.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG