Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "ят агентлар" исемлегенә Росбалт һәм Republic кертелгән


Эшкуар Александр Винокуров хатыны Наталья Синдеева белән.
Эшкуар Александр Винокуров хатыны Наталья Синдеева белән.

Republic баш мөхәррире Дмитрий Колезев медианың чит илдән финанслау булмавын белдерде.

Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына "Росбалт" һәм "Republic " медиа чараларын керткән. Исемлектә хәзер 88 оешма һәм физик зат бар.

Republic медиа чарасының хуҗасы – Наталья Синдеева. Ул мөдир булган "Дождь" телеканалы шулай ук Русия хакимияте тарафыннан "ят агент" дип аталган. Republic баш мөхәррире Дмитрий Колезев медианың чит илдән финанслау булмавын белдерде, ул тулысынча язылучылар акчасына эшли.

"Росбалт" проекты хуҗасы – Наталия Черкесова ире Виктор Черкесов төрле вакытта Русиянең наркотикларны контроль итү федераль хезмәтен, наркотикларга каршы дәүләт комитетын, шулай ук хәрби корал федераль агентлыгын җитәкләгән.

Бу атна, 14 октябрь көнне Русия юстиция министрлыгы "ят агент" оешмалары исемлегенә "Якутия — наше мнение" иҗтимагый оешмасын керткән иде. Аның җитәкчесе Степан Петровны ят агентлар исемлегенә август аенда керткәннәр иде. Берничә көн элек ят агентлар таләпләрен үтәмәү өчен аңа каршы административ эш ачылган.

Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгы алып барган "ят агентлар" исемлегендә 88 кеше һәм оешма бар. Алар арасында Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды, башкалар икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.

2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.

Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG