Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда коронавирус чикләүләре сәбәпле "Татар кызы" финалы киләсе елга күчерелә


"Татар кызы" бәйгесе Казанда
"Татар кызы" бәйгесе Казанда

2019 елда җиңүче исеменə Үзбəкстанда туып-үскән татар кызы — Лилия Камилова лаек булды, шуңа быелгы финал Ташкентта узарга тиеш иде.

Быел Үзбәкстанда узарга тиешле "Татар кызы" халыкара бәйгесенең финалы икенче елга күчерелде. Бәйрәм 29 октябрь көнне Ташкентта үтәргә тиеш иде, ләкин коронавирус таралу сәбәпле 16 октябрьдә Үзбәкстанда локдаун игълан ителде. Моның турында Азатлыкка бәйгенең башкарма мөдире Гүзәлия Гыйниятуллина сөйләде. Оештыручылар Үзбәкстан хөкүмәтеннән хат алган.

"Үзбәкстанда эпидемиология торышының кискенләшүен исәпкә алып, Ташкентта узарга тиешле халыкара "Татар кызы" бәйгесенең финалын, эпидемиология хәленең яхшыруына бәйле рәвештә 2022 елның беренче яртыеллыгына күчерергә тәкъдим итәбез" диелгән Үзбәкстан рәсмиләре хатында. Бу хатны Үзбәкстан хөкүмәтенең милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе Рөстәмбәк Корбанов имзалаган.

Халыкара "Татар кызы-2021" бәйгесенең финалы Ташкент шәһәренең "Туркистон" сәнгать сарае сәхнәсендә узарга тиеш иде. Иң гүзәл һәм сәләтле татар кызы исеме өчен 14 кыз ярышыр дип көтелде. Финалга кадәр кызлар бер атна дәвамында Казанда вокал, хореография, нәфис сүз буенча остазлар белән дәресләр алыр, Татарстанның танылган хатын-кызлары белән очрашыр дип ниятләнде. Бу чаралар да быел булмый кала. "Дүшәмбедән бәйгегә әзерләнү башланырга тиеш иде, ләкин бөтен чаралардан баш тартырга, билетларны кире тапшырырга туры килде" дип сөйләде Гүзәлия.

"Татар кызы" бәйгесе өч этапта узды. Беренчесе 2020-2021 елларда Рәсәй төбәкләрендә һәм чит илләрдә үтте. 2021 елның 25-31 август көннәрендә исә Татарстан башкаласында ярымфинал оештырылды. 40 төбәктән килгән 32 кыз белем, зирәклек һәм иҗат бәйгеләрендә ярышты. Алар шулай ук лекцияләр тыңлап, белемнәрен арттырды, "Печән базары" фестивалендә катнашты, Борынгы Болгар шәһәренә сәяхәт кылды.

2019 елда җиңүче исеменə Үзбəкстанда туып-үскән татар кызы — Лилия Камилова лаек булды, шуңа күрә быелгы финал Ташкентта узарга тиеш иде.

"Татар кызы" бәйгесенә 2011 елда Чиләбе шәһәрендә нигез салына. Аның авторы һәм илһамчысы – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова. Беренче елны бәйгедә Чиләбе өлкәсе кызлары гына катнашкан. 2012 елда бәйгенең ярымфиналы Казанда уза. Проект Дөнья татар конгрессы тарафыннан хуплана. 2015 елда бәйге халыкара статуска ия була. Быел аны Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән Дөнья татар конгрессы оештыра. Җиңүче кызга бәйгенең күчмә таҗы һәм Lada Granta автомобиле тапшырыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG