Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар кызы": җырчы, актриса яисә хатын-кыз хокукларын яклаучымы?


"Татар кызы-2018" бәйгесе күренеше
"Татар кызы-2018" бәйгесе күренеше

Бүген Казанда "Татар кызы" бәйгесенең республикакүләм өлеше уза. Көзгә Ташкентта аның халыкара этабы узарга тиеш. Азатлык бу бәйгедә элекке елларда җиңүчеләрне барлады, аларның бу җиңүне ничек файдалануы, "Татар кызы" буларак җәмгыятькә нинди файда китерүләрен анализлады.

6 март Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә 210 кыз арасыннан сайлап алынган 12 кыз үзара көч сынашачак. Казанда җиңүче дип танылган кыз сентябрьдә Ташкентта узачак халыкара "Татар кызы" бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.

"Татар кызы" бәйгесе халыкара дәрәҗәдә быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Бәйгенең финалы узган ел җиңгән кызның шәһәрендә уза. Ел саен Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән йөзләрчә татар кызы әлеге бәйгедә үзен сынап карый. Шул ук вакытта катнашучылары күп булган һәм күп төбәкләрне колачлаган бу бәйгенең максатлары бик үк ачык түгел.

Мәсәлән, "Галәм гүзәле" бәйгесендә җиңеп чыккан кыз тынычлык илчесе дип игълан ителә һәм ел дәвамында төрле реклам һәм хәйрия чараларында катнашып, дөнья буйлап йөрергә тиеш. Бу вазифаны үтәмәгән очракта, аның җиңүче исеме кире алына. Бәйге тарихында андый очраклар булды. Мәсәлән, чуаш кызы Оксана Федорова 2002 елда "Галәм гүзәле" бәйгесендә җиңде. Тик ул тиешле гамәлләрне башкарудан баш тартты, Русиядә торып, карьера ясауны өстен күрде. Нәтиҗәдә аның титулы алынды, башка кызга бирелде. Федорова югалып калмады – федераль каналларда тапшырулар алып бара башлады, кинода төште, модалы бренд булдырды һәм хәйрия фонды ачты.

"Татар кызы" бәйгесендә җиңгән кызлар татарга нинди файда китерә, кызлар татар проектларында катнашамы, татар оешмаларына ярдәм күрсәтәме? "Татар кызы" дәрәҗәсе аларга нинди мөмкинлекләр ача, бу исем нинди өстенлекләр бирә?

Җиңүче кызлар Татар конгрессы чараларында катнаша

Республикакүләм "Татар кызы" бәйгесе дирекциясенең башкарма мөдире Гүзәлия Гыйниятуллина Азатлыкка сөйләгәнчә, "Татар кызы" бәйгесендә җиңеп чыккан кызлар белән аерым килешү төзелми, әмма алар ел дәвамында Дөнья татар конгрессы оештырган чараларда катнаша – йә оештыручы буларак, йә милли киемдә киенеп төрле кунакларны каршы алалар. Бәйгедә катнашкан кызларның милли узаңы үсүе зур казаныш дип билгели ул.

Гүзәлия Гыйниятуллина
Гүзәлия Гыйниятуллина

"Дөнья татар конгрессы канаты астында эшләүче күп кенә иҗтимагый оешмалар бар, һәм конкурста катнашкан кызлар үз төбәкләренә кайтып, шушы оешмаларга кереп, төрле татар чараларын оештыра башлый", ди ул. Мисал итеп ул 2018 елда Удмуртияда узган "Татар кызы" бәйгесендә катнашкан Ижау кызы Дилия Харисованы китерде. 2019 елда Дилия Удмуртиянең "Иман" татар яшьләре оешмасын җитәкләгән. Тагын бер мисал – Карелиядән килгән катнашучы Саша Соловьева хәзерге вакытта Финляндиядә татар теле курслары алып бара.

Бәйгедә катнашкан кайбер кызлар үз шәхси тормышларын да көйли. Гүзәлия ике ай элек кенә популяр татар һәм башкорт җырчысы Элвин Грей исеме белән танылган Радик Юльякшинга кияүгә чыккан Инзилә Фәтхетдинованы телгә алды. 2018 елда Инзилә Ижауда узган республикакүләм "Татар кызы" конкурсында катнашып, финалга чыккан иде.

"Татар кызы" бәйгесен оештыру комитеты 2021 елдан башлап кызлар өчен аерым програм ясарга планлаштыра. "Кызлар хәйрия эшләрендә дә катнашачак, төрле чараларда "Татар кызы" исеменнән чыгыш та ясаячак", дип сөйләде Гүзәлия. Әмма бу эш кайчан башланачак - билгесез.

"Кызларның төрле оештыру эшләрендә катнашасы килә, алар татар милләте өчен нәрсә булса да эшләргә тели. Иң мөһиме – аларның милли узаңы формалаша. 2019 елдагы бәйгедә Швециядән Юлия исемле кыз катнашкан иде. Ул 25 ел буе Стокһолмда яшәгән, Татарстан, Казан турында ишеткәне генә булган. Ярымфиналга килгәч, без кызларга экскурсия уздырдык, татар тарихы турында сөйләдек. Экскурсия вакытында Сөембикә манарасы янына килеп җиткәч, Юлия елап җибәрде: "Минем тормышым шундый гади, бу әйберләрнең кыйммәтен дә белмим, татар телен дә өйрәнмим, татар халкының тарихын да белмим" диде. Ягъни аңарда сораулар туды, ул тормышына бәя бирергә тырыша, эзләнә. Берәр кешенең милләткә карата карашын үзгәртә алабыз икән, бу кыйммәтле.

Гөлназ Гатина һәм Гүзәл Габдрахманова
Гөлназ Гатина һәм Гүзәл Габдрахманова

Татар кызы – ул иң шәп биюче, җырлаучы йә актриса гына түгел. Кызлар монда җыр, бию бәйгесе дип уйлап килә, әмма безнең бәйге гомумән җыр-бию турында гына түгел. Финалга узган кызлар 14 көн дәвамында зур үзгәрешләр кичерә, аларның шәхесе татарлык белән ныгый. Бәйгедә алар шәхес буларак үсә", ди Гүзәлия.

Быел да андый мисаллар бар. "Мин бу бәйгегә килгәндә, аның мәгънәсен аңламый идем, кая килгәнемне белми идем. Эченә кергәч кенә максатын аңлый башладым. Бу бәйге мине татар телемне яратырга өйрәтте, татар милләтенең нинди бөек, көчле икәнен аңлатты һәм үземнең нәселем белән горурланырга өйрәтте", дип сөйләде Саба кызы Айгөл Котдусова.

"Бу бәйгене җыр-бию бәйгесе дип уйлап килдем, ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә рухи яктан үскәнемне сиздем", дип өсти Азнакай кызы Гөлчәчәк Кадыйрова. Кемдер бер атна эчендә татарча гына сөйләшүгә күчкән.

Бәйгегә әзерлек вакытында кызларга төрле курслар оештырыла. Татар ашлары әзерләргә, татар җыр-биюләренә, нәфис сүз сөйләү осталыгына өйрәтәләр. Быел беренче тапкыр кызларга шәҗәрә төзү дәресләре оештырылган, бөек татар хатын-кызлары һәм милли киемнәргә багышланган лекцияләр уздырылган, тарихны өйрәнүгә аерым басым ясалган. Гүзәлия Гыйниятуллина сүзләренчә, узган елларда төбәкләрдән килгән кызлар Казан кызларына караганда татар тарихын яхшырак белгән. Шуны истә тотып, быел оештыручылар Татарстан кызлары өчен дә тарих белән таныштыручы дәресләр үткәргән.

"Катнашу максаты гына куелса, кызлар уңышка ирешми"

Быелгы финалга узган кызларны әзерләүдә остаз буларак узган елгы җиңүчеләр дә катнаша. Республикакүләм "Татар кызы-2019" бәйгесендә беренчелекне алган Азилә Әюпова бәйге миңа аң үсеше бирде, дип әйтә һәм быел бәйгедә остаз буларак катнашканын сөйләде. "Казан гүзәле-2019" исеменә лаек булган Алия Әхмәтова да быел куратор буларак катнашкан. "Монда алган тәҗрибәне бәяләп бетереп булмый", ди ул.

Азилә Әюпова һәм Алия Әхмәтова
Азилә Әюпова һәм Алия Әхмәтова

Татарстанның атказанган артисты, "Татар кызы" бәйгесе остазы Илүсә Хуҗина бу бәйге әле яңа, шуңа аның кыйбласы төгәл билгеләнмәгән ди.

"Оештыручылар аңа ел саен нинди дә булса яңалык кертергә тырыша. Без быел да очрашулар уздырмакчы идек, хәйрия йөзеннән дә төрле чаралар оештырмакчы идек, әмма пандемия аркасында күп оешмалар очрашудан баш тартты", ди ул.

Бәйгедә җиңеп чыккан кызларга килгәндә, аларны мәҗбүр итеп булмый, ди Илүсә. Аның сүзләренчә, бары үз теләкләре белән, аңлап катнашкан кызлар гына татар халкына ниндидер файда китерә алачак. Финалга нәкъ менә шундый кызлар уза ди ул, һәм бу кызларның һәркайсы киләчәктә татар мәдәнияте үсешенә үз өлешен кертер дип ышана. Ул да бу бәйгедә катнашкан кызларның милли үзаңы үсүен ассызыклый.

Илүсә Хуҗина
Илүсә Хуҗина

"Хәйриячелектә катнашу, татар халыкына файдалы проект булдыру - һәр кешенең шәхси теләге, без аларны мәҗбүр итә алмыйбыз. Аларны мәҗбүр итергә кирәкми дә, чөнки үз теләгең белән эшләнгән әйбернең генә бәрәкәте була. "Татар кызы" бәйгесе беренче чиратта ихласлык турында. Татарстан буйлап күп йөрдек. Кайбер районнарда кызларны өстән боерып катнаштыралар. Катнашу гына максаты куелса, андый кызлар уңышка ирешми, милләткә дә файда юк. Кызларның үз нияте, үз теләге булу кирәк. Шул ук хәйрия эшләре, татар иҗтимагый тормышында катнашу булсынмы, менә шундый ихлас татар кызлары аны эшләячәк", Илүсә Хуҗина.

Азатлык төрле елларда "Татар кызы"исеменә лаек булучылар белән элемтәгә кереп, кемнең кайда ниләр белән шөгыльләнүе турында кызыксынды.

"Татар кызы" исеменә лаек булучылар ни белән мәшгуль?

2015 елда "Татар кызы" исеменә лаек булган Алинә Апткулова хәзерге вактыта Пермь өлкәсенең Барда авылында яши. Музыка мәктәбендә укыта.

"Бәйгедән соң мин балаларга күбрәк татарча җырлар өйрәтергә тырышам. Бу минем миссия икәнен аңладым. Балаларны өлкәдә узган төрле татар бәйгеләрендә катнаштырам, милли тәрбия бирергә тырышам. Кызым белән дә татарча гына сөйләшәбез", ди ул.

2017 елда "Татар кызы" исеменә лаек булган Татарстан кызы Гөлназ Гатина "ТНВ"га эшкә урнашкан, алып баручы булып эшли.

Гөлназ Гатина
Гөлназ Гатина

"Татар кызы" бәйгесеннән соң миннән бик күп интервьюлар алдылар, "ТНВ" мине күреп алып, эшкә чакырды – хәзерге вакытта мин "Шаян ТВ"да "Яшьләр тукталышын" алып барам. "Сәләт" хәрәкәте белән дә бик тыгыз бәйлемен, былтыр "Ел әйдаманы" исеменә лаек булдым. "Татар кызы" финалы вакытында "Сәләт" оештырган аланнар турында сөйләгән идем һәм шунда Чиләбедән катнашкан кыз, бездә дә шундый аланнар булсын иде, дип куйды. Мин ул фикерне бәйгенең президенты Лена Колесниковага җиткердем. Бу фикер хупланды һәм 2018 елда Чиләбедә балалар өчен татар аланы оештырылды. Мин үзем дә анда әйдаман булып катнаштым.

Бәйгедән соң бер ел дәвамында "Татар кызы" оештырган төрле чараларда катнашырга мәҗбүр идем. Мин чынлап та төрле өлкәләргә йөрдем, конкурсларда жюри булып утырдым", диде ул.

Диләрә Гыйлметдинова (уртада)
Диләрә Гыйлметдинова (уртада)

2018 елда иң сәләтле дип танылган Удмуртия кызы Диләрә Гыйлметдинова хәзеге вакытта медицина университетында укый, уку белән беррәттән табиб булып эшли. Бәйгедән соң ул бер ел дәвамында "Татар кызы" дирекциясе оештырган чараларда катнашкан, бәйгедә катнашкан кызлар белән аралашкан.

"Бәйгедә катнашкан кызлар болай да татар мәдәниятенә битараф түгел, алар бәйгедә катнашып үз сүзен әйтә, үз туган ягын тәкъдим итә. Иҗауда татарлар күп түгел, татарлар белән бәйле вакыйгалар да көн саен булып тормый. Иҗауда татар мәдәниятен үстерер өчен мөмкинлекләр әзрәк", дип сөйләде Диләрә.

2019 елда "Татар кызы" исеменә лаек булган Лилия Камилова тумышы белән Үзбәкстаннан, хәзерге вакытта Казанда белем ала.

Лилия Камилова
Лилия Камилова

"Укуымны тәмамлагач, кире Үзбәкстанга кайтып, андагы татарларга татар телен өйрәтергә хыялланам. Анда татар мәктәпләре юк, татарлар үз телләрен белеп бетерми, татар мәдәнияте дә үсеш алмаган. Үзбәкстанга кайтып, татар тормышына җан өреп җибәрәсем килә. Бәйгедән соң мин Дөнья татар яшьләре форумы оештырган бөтен чараларда катнаша башладым. Иҗтимагый тормышта активмын", дип сөйләде ул.

Нинди бурычлар йөкләнергә мөмкин?

"Татар кызы" бәйгесе, әлбәттә, башка гүзәллек бәйгеләреннән аерыла, биредә татар теленә, татар киеменә, кызларның белеменә басым ясала. Шушында катнашкан кызлар татар мохитенә кереп китүе белән дә кадерле. Әмма "Татар кызы" инде берничә ел уздырыла, аңа финанслар да аз тотылмый, шуңа бу конкурсның да, анда катнашучы, җиңүчеләрнең югарырак дәрәҗәгә күтәрелүен күрәсе килә. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев еш кына татар гүзәл затларын гаилә учагын саклаучы итеп күрүен кабатларга ярата. Әмма татар тарихына күз салсаң, татар хатын-кызлары бәлеш пешереп кенә ятмаган. Шуңа күрә аларның милли һәм иҗтимагый тормышта да үзләрен күрсәтүе "Татар кызы" бәйгесенең дә абруен күтәрер иде.

"Татар кызы" ул бәйге генә түгел, ә хәрәкәт, димәк көче дә бар. Телгә басым вакытында да "Татар кызлары"ның тавышы ишетелмәде. Мәгариф турындагы яңа канунга төзәтмәләр кертелгәндә, мисал өчен, Татар конгрессы моңа күз йомып, матурлык бәйгесенә әзерләнеп йөрде һәм купшы бәйрәм оештырды. Гәрчә, алар бу өлкәдә үз сүзен әйтә ала иде.

Бүген Татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылмаган эш - ул ата-аналар белән аралашу, аларга телнең мөһимлеген аңлату. Татар кызлары, мисал өчен, ата-аналарга бакчада, мәктәпләрдә татар телен сайлау мөһимлеген аңлату эшен оештыра ала. Чибәрлекләре белән, тәмле телләре белән яшь аналар белән сөйләшеп, миллилекне саклауга өнди алалар. Моны башка милләт вәкилләре белән дә берләшеп эшләп була. Мәсәлән, Ижауда удмурт телле аналар белән, Петрозаводскида – карел телле аналар белән.

"Татар кызлары"на үз республикалары парламентларына да омтылу да комачауламас иде. Бәйге кысаларында аларга сәяси өлкәдә дә укытулар оештырылса, һәрберсе үз төбәгендә татар мәнфәгатен, хатын-кызлар проблемын күтәреп чыгарлык депутат булып үсә ала.

Шулай ук хәйриячелек белән шөгыльләнү дә матур үрнәк була ала, үз төбәкләрендә ятим татар балаларын үз канаты астына алу да, аларга яңа татар гаиләсен табарга ярдәм итү эшен дә татар кызлары оештыра ала.

* * *

"Татар кызы" бәйгесенә 2011 елда Чиләбе шәһәрендә нигез салына. Аның авторы һәм илһамчысы – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова. Беренче елны бәйгедә Чиләбе өлкәсе кызлары гына катнашкан. 2012 елда бәйгенең ярымфиналы Казанда уза. Проект Дөнья татар конгрессы тарафыннан хуплана. 2015 елда бәйге халыкара статуска ия була. Быел аны Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән Дөнья татар конгрессы оештыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG