Accessibility links

"Татар кызы" җиңүчесе ничек билгеләнә?


"Татар кызы-2018" җиңүчесе Диләрә Гыйлметдинова (уртада)
"Татар кызы-2018" җиңүчесе Диләрә Гыйлметдинова (уртада)

"Татар кызы" бәйгесе финалы беренче тапкыр Казанда узды. Җиңүче дип Удмуртия кызы Диләрә Гыйлметдинова аталды. Бу нәтиҗә белән риза булмаучылар да булды.

"Татар кызы-2018" бәйгесе финалына журналистларны сәхнә артына кертмәделәр. Бәйгене гади тамашачылар белән опера һәм балет театры залыннан карарга туры килде. Шуңа "Татар кызы" кухнясында безгә ачылмаган серләр калды.

Узган елгы бәйге финалында катнашучыларның сәхнәдән фонограммага сөйләүләре, ягъни алдан яздырылып куйган тавышка авыз ачып торуларын белгәч, кызларның татар телен белү дәрәҗәсе сәхнәдән сөйләрлек булмаган дигән нәтиҗә ясалган иде. Быел андый җитешсезлекләр күренмәде.

"Татар кызы" финалы Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиевның Татарстан президенты исеменнән сәламләве белән башланды. Васыйл әфәнде Сәкинә Шәймиева вафатын да искә алды, бер минут тынлык игълан иткәннән соң,"Сәкинә ханымның авыр туфрагы җылы булсын" дип әйтмәсенме.

"Татар кызы" таҗын Удмуртия кызы Диләрә Гыйлметдинова алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:51 0:00

Ахырда кулына конверт тотып сәхнәгә янә Васыйл Шәйхразиев чыкты. Жюри әгъзалары киңәшләшеп "Татар кызы-2018" титулын Удмуртиядән килгән Диләрә Гыйлметдиновага бирергә булган. Диләрә күчмә таҗ һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Лада Гранта машинасы белән бүләкләнде.

Узган ел Уфада үткәрелгән бәйгедә Татарстан кызы Гөлназ Гатина җиңеп, бәйгене Казанда үткәрү хокукын яулап кайткан иде. Быел бәйгенең Татарстан өлеше җиңүчесе Гүзәл Габдрахманова Азатлыкка Ижау кызының күләгәсендә калдым дип күңеле төшүен әйтте. Гүзәл финалда җиңәчәгенә ышанган, бүләк машинасына утырып туган ягы Балтачка кайтуын да күзалларга өлгергән иде.

Гүзәл Габдрахманова
Гүзәл Габдрахманова

"Җиңәрмен кебек иде. Финалы да әллә ни авыр булмады, безне сәхнәдә генә сынадылар. Моңа кадәр булган җиңүләргә игътибар да биреп тормадылар. Миңа әле дә бик күп язалар, шалтыраталар. "Гүзәл, син җиңүче, без синең яклы", диләр. Миңа шундый рәхәт, хәтта үземне җиңүче итеп хис итәм. "Син бит аңлыйсың, ике ел рәттән Татарстан җиңеп чыга алмый. Мораль яктан әзерлән", дип алдан кисәттеләр. Ләкин мин ахырга кадәр өметләндем. Кызганыч, булып чыкмады", дип сөйләде Татарстан данын яклап чыгыш ясаган Гүзәл Габдрахманова.

Бәйге күренеше
Бәйге күренеше

Тамашачылар арасында да ризасызлык белдерүчеләр булды. Ландыш туташ та камерага сөйләргә теләмәде, фикерләрен болай гына әйтте.

"Конкурсның финалын яхшылап оештырганнар: кызлар әзерлекле, тамашачы күңелен яуларлык чыгышлар да шактый иде. Тик күңелдә бер ризасызлык калды: ни өчен башкалардан матур сөйләм теле, артистлык сәләте белән аерылып торган, сәхнәдә аккош кебек йөзеп йөргән Татарстан данын яклаучы кыз җиңүче исемен алмады? Аннан кызларны ничектер өстен-өстен генә сынадылар кебек, барлык биремнәр күмәк үткәрелде. Мөгаен, монысы осталыгы азрак булган катнашучыларны күрсәтмәү өчен булгандыр.

Бәйге күренеше
Бәйге күренеше

"Татарстан ике ел рәттән җинүче булып кала алмый", дигән фикер ачуны чыгарды. Әлеге сүзне бәлкем кычкырып йөрисе булмагандыр? Ни өчен гаделлек юк? Нигә әле лаеклы катнашучы барында ике ел рәттән җиңүче булырга ярамый? Аптырашта калдым, күңел кайтты. Әлеге яшерен системның спортта, татар көрәшендә булуына күптән шикләнә идем, тик "Татар кызы" бәйгесе шул түбәнлеккә төшәр дип уйламадым! Әмма күзе күргән, колагы ишеткән һәм сәләтле кешеләрне күрә белгән тамашачылар лаеклы җиңүчене күргәндер", диде "Татар кызы" бәйгесен башыннан азагына кадәр күзәткән Ландыш туташ.

Бәйге күренеше
Бәйге күренеше

Кайбер тамашачылар һәм бәйгедә катнашучы кызлар да бәйгенең быел Казанда үткәрелүе татарстаннар өчен кулай булмады дигән фикердә. Фестивальне оештыручы Татар конгрессының Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин бәйге алдыннан биргән әңгәмәсендә, "Татар кызы" бәйгесенең финалын ике ел рәттән Татарстанда уздыру дөрес түгел, дип әйткән. Республика исеменнән катнашучылар бу сүзләрне, быел ничек кенә әйбәт булсагыз да, Татарстан кызлары барыбер җиңеп чыкмаячак дип кабул иткән.

Жюри әгъзасы, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша фикеренчә, барлык катнашучы кызлар да җиңүче, аларга ул милләтнең үрнәк әниләре булуларын теләде.

XS
SM
MD
LG