Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курган өлкәсендәге татарлар күпләп яшәүче Сафакүл авылында якшәмбе башкорт мәктәбе ачылды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Сафакүл халкының 60 проценты татар, 15,2 проценты - башкорт. 

16 октябрьдә Курган өлкәсенең Сафакүл авылы мәктәбендә рәсми рәвештә якшәмбе башкорт мәктәбе ачылган. Бу хакта Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Ачылыш тантанасына министрлык вәкилләре, Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясе, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интернат мөдирләре катнашкан.

Биредә башкорт теле, башкорт халкы мәдәнияте һәм тарихы дәресләре атнасына өч сәгать укытылачак. Башкортстан мәктәпктә башкорт теле сыйныфы өчен ноутбук, техник җиһазлар, күрсәтмә материаллар тапшырган.

Мәктәп Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернаты тарафыннан "Башкорт теле-башкорт иле" якшәмбе мәдәни-тарихи" мәктәбе проекты кысаларында ачылган. Ул Башкорстан халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Башкортстан башлыгы грантына тормышка ашырыла.

Проектка ярашлы, башкорт якшәмбе мәктәпләрен Чиләбе өлкәсенең Кызыл авылында, Магнитогорски, Миас шәһәрләрендә, Оренбур өлкәсенең Куандык һәм Орски шәһәрләрендә, Свердловски өлкәсенең Югары Пышма, Татарстанның Чаллы, Ханты-Манси автономияле бүлгесенең Сургут шәһәрләрендә ачу каралган.

Быел мартта Пермь крае Барда районының Үдик (Елпачиха) урта мәктәбе нигезендә "башкорт телен өйрәнү буенча" якшәмбе мәктәбе ачылган иде. Дәресләрне шул авылдагы укытучылар башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" алып барачак дип хәбәр ителде. Моннан тыш, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте укытылачак.

Үдик мәктәбе ачылганнан бирле анда татар теле укытыла.

Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Сафакүл халкының 60 проценты татар, 15,2 проценты - башкорт.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG