Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь краенда үсмер мәктәптә ут ачкан, аны тоткарлаганнар


Атышта зыян күрүчеләр юк, үсмерне мәктәп мөдире коралсызландырган. Укучы үзен мәктәптә кыерсытуларын сөйләгән, аны психиатрия экспертизасына җибәргәннәр.

18 октябрь иртән Пермь янындагы Сарс бистәсендә 12 яшьлек үсмер мәктәпкә ау карабины тотып килгән һәм атыш ачкан дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте.

Алтынчы сыйныф укучысы ике мәртәбә: диварга һәм түшәмгә аткан, шуннан соң аны тоткарлаганнар. Дәресләр башланганчы килеп чыккан бу хәл аркасында беркем дә зыян күрмәгән.

Атыш вакытында мәктәптә 300 дән артык укучы һәм 30 укытучы булган. Алар һәрберсе мөстәкыйль рәвештә бинадан чыгып киткән.

Baza мәгълүматына күрә, үсмерне мәктәп мөдире коралсызландырган: ул аны үз бүлмәсенә сөйләшергә керергә һәм коралын бирергә күндергән. Төбәк хакимияте бу мәгълүматны раслады.

"Интерфакс" әңгәмәдәшчесе укучының үзен адекват тотмавын сөйләгән. "Һавага аткан вакытта ул бәйсез сүзләр акырды, ә тоткарланганда "Аллаһ (бог) күрсәтмәләренә" таянуын кычкырды", дигән чыганак. Тоткарланучыны психиатрия тикшеренүенә җибәрәчәкләр.

Укучы үзен мәктәптә кыерсытуларын сөйләгән. "Тоткарланган үсмер бу адымга сыйныфташ кызының начар мөнәсәбәте, даими рәвештә үпкәләтүләре һәм буллинг аркасында баруын белдерде", дип хәбәр иткән чыганак.

Беренчел мәгълүматларга күрә, үсмер әтисенең коралын алып килгән. Корал рәсми рәвештә теркәлгән һәм исәптә тора.

ТАСС чыганагы исә атыш ачкан укучыны җинаять җаваплылыгына татмаячакларын белдергән.

  • 20 сентябрьдә Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше үлде. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелгән иде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр. 14 октябрьдә хастаханәдә узган мәхкәмә утырышыннан соң, аны сак астына алдылар. Ул үз гаебен тулысынча таныды.
  • 2021 елның май аенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев тә 175нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG