Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада активистлар репрессияләнүчеләр турында мәгълүмат җыеп, элмә такталар әзерләргә җыена


Уфада сәяси репрессияләр корбаннарына һәйкәл
Уфада сәяси репрессияләр корбаннарына һәйкәл

Исемлек нигезендә Уфадагы йортларга истәлек такталары урнаштырылачак, аларны татар телендә дә язу мөмкинлеге була

Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Уфадагы бүлеге шәһәрнең элек репрессияләргә эләккән шәхесләре турында мәгълүмат җыю турында игълан итте. Табылган мәгълүматка нигезләнеп, алар яшәгән йортларга истәлек такталары эленәчәк. Әлеге акция "Соңгы адрес" ("Последний адрес") проекты кысаларында уза.

Русиядә репрессияләнгән ватандашлар хакында мәгълүмат "Мемориал" сайтында (Русиядә ят агент дип танылган оешма) чыга, активистлар аны тулындырып тора, әмма язмышлары ачыкланмаган кешеләр дә бар, мәгълүмат әлегә җитәрлек түгел, ди акцияне оештыручылар.

Проект барышында Уфада яки Башкортстанның башка шәһәр-авылларында Сталин чорында репрессияләнгән шәхесләр турында мәгълүмат туплана. Кулга алынган, лагерьларда тотылган, хәбәрсез югалган, яки үлеменнән соң акланган кешеләр язмышы барлана. Аларның исем-фамилиясе, төп даталары һәм иң мөһиме – аны алып киткән урынның адресын табу сорала.

Бу шәхес яшәгән йорт сүтелгән булса, истәлек тактасы аның урынында төзелгән йортка эленәчәк. Тактада әлеге йорт урынында шундый кеше торган йорт булган дип язылачак. Башка шәһәрләрдә истәлек тактасын шәһәр паркы коймасына урнаштыру мисаллары да бар ди активистлар.

Такталарны милли телләрдә эшләү мөмкинлеге дә булачак. Мисалга, Башкортстанның Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина шундый истәлек тактасын татарча ясарга уйлый. Ул аны танылган мәгърифәтче һәм мөгаллим, "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры, Уфаның Икенче һәм Өченче Җәмигъ мәчетләре имам-хатыйбы, Русия үзәк диния назәрәте казые Зыя Камали гаиләсе белән яшәгән йортка куярга исәпли. Нәкъ менә Мәҗит Гафури урамы, 89нчы йорттан 1936 елда Зыя Камалины этап белән алып киткәннәр. Алты елдан соң, 1942 елда, ул төрмә хастаханәсендә җан бирә.

Мәүлимшина Азатлыкка сөйләгәнчә, бер истәлек тактасы ясатуга 4 мең сум кирәк булачак. Активистлар моның өчен акча җыю игълан итмәкче була.

2021нче елның җәендә Зыя Камали йортының тарихи һәйкәл статусы алынды. Мәдәни мирас объектлары исемлегеннән алынганнан соң, йорт сүтеләчәк. Аның урынында күп катлы йорт төзелер дип фаразлана.

Эльза Мәүлимшина сүзләренчә, Зыя Камали утары сүтелгәннән соң Уфада бу тарихи шәхес турында истәлек калмаячак. Хәтта Зыя Камали үзе нигез салган, аның беренче ректоры булган "Галия" мәдрәсәсе бинасында да бу турыда истәлек такта юк, дип сөйләде хокук яклаучы. "Бу җитешсезлекне якын арада төзәтергә тырышырмын, истәлек тактасы урнаштыруны килештерү эшен башлаячакмын", диде ул Азатлыкка.

Быел Зыя Камали утары кичектергесез реставрация таләп итә торган һәйкәлләр исемлегенә кертелгән иде. Реставрациягә федераль акча бүленеп биреләчәк диелде.

Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG