Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Зыя Камали йортының тарихи һәйкәл статусы алынды


Зыя Камали йорты
Зыя Камали йорты

Мәдәни мирас объектлары исемлегеннән алынганнан соң, Зыя Камали йорты сүтеләчәк. Аның урынында күп катлы йорт төзелер дип фаразлана.

Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе (Башкультнаследие) мәдәни мирас объектлары исемлегеннән Зыя Камали йортын чыгару хакында фәрман өлгесен раслады. Бу турыда Азатлыкка Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәзер бу йорт сүтелергә тиеш була.

Соңгы ярты елда бу бинаның тарихи-мәдәни кыйммәте турында өч экспертиза уздырылды. Аларны төрле белгечләр башкарды. Беренчесен Екатеринбурдан ялланган эксперт уздырды. Ул Зыя Камали утары тарихи кыйммәткә ия түгел дигән нәтиҗә чыгарды. Башкультнаследие әлеге эксперт карары белән килеште, экспертиза тиешле рәвештә башкарылган дип таныды.

Эльза Мәүлимшина, әлеге белгеч чыгарган нәтиҗәләр белән ризалашмыйча, икенче бер белгечне экспертиза уздырырга яллады. Экспертиза өчен акчаны иҗтимагый активистлар җыеп биргән иде. Мәскәүдән чакырылган эксперт бу бина истәлек булып тора дип таныды һәм беренче экспертиза нәтиҗәләрен кире какты. Әмма Башкультнаследие әлеге экспертизаны гамәлгә яраксыз дип тапты.

Болардан соң Башкультнаследие үзе дә экспертиза уздырды. Тарихчы Елена Беляева Зыя Камали утары тарихи-мәдәни, архитектура һәм шәһәр төзелеше ягыннан кыйммәткә ия түгел дип тапты, аны мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү өчен нигез юк диде.

Эльза Мәүлимшина сүзләренчә, Зыя Камали утары сүтелгәннән соң Уфада бу тарихи шәхес турында истәлек калмаячак. Хәтта Зыя Камали үзе нигез салган, аның беренче ректоры булган "Галия" мәдрәсәсе бинасында да бу турыда истәлек такта юк, дип сөйләде хокук яклаучы. "Бу җитешсезлекне якын арада төзәтергә тырышырмын, истәлек тактасы урнаштыруны килештерү эшен башлаячакмын" диде ул Азатлыкка.

Быел Зыя Камали утары кичектергесез реставрация таләп итә торган һәйкәлләр исемлегенә кертелгән иде. Реставрациягә федераль акча бүленеп биреләчәк диелде.

Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.

Зыя Камали

Зыя Камали (Зыя Җамалетдин улы Камалетдинов) (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, "Галия" мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Зыя Камали 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы Чишмә районының Келәш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Соңыннан Уфадагы "Госмания" мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыятдинне Уфаның "Җәмгыяте хәйрия" оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Анда ул Каһирәнең шәрык дөньясына киң билгеле Әл-Әзһәр университетында белем ала.

1904 елда Уфага кайтып "Госмания" мәдрәсәсендә укыта башлый. Үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә "Ислам дөньясы" гәзитен чыгара башлый. 1906 елда рәсми рәвештә "Галия" мәдрәсәсен ача. Мәдрәсә ябылганчы 1918 елга кадәр аның ректоры була. Милли мәҗлес депутаты, үзәк нәзарәттә казый була.

1936 елда репрессиягә эләгә, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә. Кимсетелүләр кичереп 1942 елда Самар шәһәрендә мәрхүм була. 1956 елда аклана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG