Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкультнаследие Зыя Камали йортына бәйсез экспертизаны кире каккан


Зыя Камали йорты
Зыя Камали йорты

Экспертизаны активистлар халыктан акча җыеп эшләткән иде.

Башкортстан республикасы мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе (Башкультнаследие) Уфадагы Зыя Камали йортына иҗтимагый көчләр акчасына ясалган экспертизаны гамәлгә яраксыз дип тапкан. Бу турыда Азатлыкка Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина белдерде.

Башкультнаследие җитәкчесе Илнур Локманов кул куйган хатта әйтелгәнчә, идарә бу экспертиза канун таләпләренә җавап бирми дип саный һәм бәяләмәдә китерелгән эксперт нәтиҗәләре белән килешми.

Моңа кадәр Башкультнаследие Екатеринбурдан яллап эшләтелгән эксперт Людмила Токменинова экспертизасын кабул иткән иде. Бу бәяләмәсендә эксперт Зыя Камали йорты тарихи кыйммәткә ия түгел, диде. Шул рәвешле Башкультнаследие Зыя Камали йортының тарихи кыйммәте булмавы белән килеште. Бу экспертиза нәтиҗәсендә Уфадагы Зыя Камали йортының тарихи һәйкәл статусы алынырга, аннан соң ул сүтелергә мөмкин.

Екатеринбурдан эксперт Людмила Токменинова бәяләмәсе мартта чыкты. Анда Зыя Камали йортының тарихи әһәмияте калмаган диелә.

Мәүлимшина, халыктан акча җыеп, башка кешедән экспертиза ясатты. Аны Мәскәүдән белгеч Галина Маланичева башкарды. Ул моңа кадәр каралмаган архив документлары белән дә танышкан. Маланичева бу бина мемориал әһәмияткә ия дип нәтиҗә чыгарды. "1909 елдан соң бина күренекле башкорт мәдәни һәм җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, Уфадагы Икенче һәм Өченче Җәмигъ мәчетләре имамы Зыя Камалиныкы булган. Йорт Уфа һәм Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте өчен аерым әһәмияткә ия. Шулай итеп, аны Русия федерациясе халыклары мәдәни мирасы объектлары реестрына кертүгә бөтен нигезләр дә бар" диелә экспертиза нәтиҗәләре язылган документта. Бинаның гомуми хәле кәнәгатьләнерлек, ләкин төзекләндерү таләп ителә диелә.

Эльза Мәүлимшина инициативасы белән, альтернатив экспертиза уздыру өчен акчаны иҗтимагый активистлар җыеп биргән иде.

Мәүлимшина Азатлыкка аңлатканча, Башкультнаследие хәзерге вакытта тагын бер экспертиза эшләтергә булган.

  • Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.
  • Зыя Камали (чын исеме – Пәрвәзетдин Камалетдинов) – 20 гасыр башының күренекле мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, дин галиме, язучы, җәдидче, Уфаның Икенче һәм Өченче Җәмигъ мәчетләре имам-хатыйбы, Башкортстандагы беренче югары уку йорты булган, Уфадагы яңа ысул белән белем бирүче "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы, аның ректоры.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG