Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның кризис үзәгеннән дагыстанлы ике хатын-кызны алып чыгып киткәннәр


Архив фотосы
Архив фотосы

Мәҗбүриләп кияүгә бирелгән һәм ирекләре кысылган кызлар Дагыстаннан качып киткән һәм Казанның "Әни йорты" кризис шелтерына урнашкан. Берничә сәгатьтән шелтерга полиция бәреп кергән. Кызларны ни өчен алып китүләрен әйтмәгәннәр.

Казанда полиция гаиләдә көч куллану корбаннары өчен оештырылган сыену урыны – "Әни йорты" ("Мамин дом") кризис шелтерына бәреп кереп, анда яшеренгән дагыстанлы ике хатын-кызын алып чыгып киткән.

Ике кыз да республикаларыннан мәҗбүриләп кияүгә бирүләре аркасында качкан булган дип хәбәр ителә. Кызлар ирләре тарафыннан ирекләренең чикләнүен, рөхсәтсез өйдән чыгуны да тыюларын сөйләгән. Шелтерга алар 18 октябрьгә каршы төндә килгәннәр, әмма берничә сәгатьтән хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре аларны тоткарлаган. Полиция кызларны кая һәм ни өчен алып китүен әйтмәгән.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгы әлеге уңайдан тикшерү башлаган. "Бөтен полиция бүлекчәләрен тикшереп чыктык, бу эшне берәү дә эшләмәгән. Үзегез аңлыйсыз, полиция формасын теләсә кем кияргә мөмкин. Тикшерү бара", дигәннәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Эхо Москвы хәбәренә күрә, куәт оешмасы вәкилләре алып киткәннән соң, кызлар бер сәгатьтән артык элемтәгә чыкмаган. Хокук яклаучылар белән элемтәгә чыкканнан соң исә кызлар бар да тәртиптә дип белдергән һәм "тавыш чыгарырга кирәкми" дигән. Хокук яклаучылар дагыстаннарга туганнары басым ясаган дип саный.

"Благие дела" хәйрия фонды мәгълүматына күрә, кызлар хәзерге вакытта туганнарында Казанда яшәп тора. Якын арада аларны туган якларына мәҗбүри алып китүләре бар.

Июньдә Махачкала шелтерыннан мәҗбүри рәвештә 22 яшьлек Халимат Тарамованы Грозныйга кайтарганнар иде. Ул Чечняның элеккеге торак коммуналь хуҗалык министры Әюб Тарамовның кызы. Алданрак Халимат видео мөрәҗәгать яздырган иде, анда ул җенси ориентациясе аркасында гаиләсендә үзенә карата көч куллануларын сөйләде. Хәерге вакытта кайда булуын ачмауларын да сораган иде.

Грозныйга китерелгәннән соң, Тарамова тагын берничә видео-мөрәҗәгать яздырды. Аларны Чечняның дәүләт телевидениесеннән күрсәттеләр. Мөрәҗәгатьләрендә кыз "бар да яхшы" икәнлеген, "гаиләсе янәшәсендә" булуын һәм үзенә карата басым ясамауларын, хокукларының бозылмавын сөйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG