19 октябрь иртәсендә Сергей Миронов үзенең Твиттер сәхифәсендә "ят агентлар" медиа чаралары исемлегенә "Росбалт" чарасының кертелүен искәртте. "Бу карар җентекләп дәлилләнергә яки яңадан каралырга тиеш. Реестрга чараларны кертү процедурасын үзгәртү кирәк, карарны түрәләр түгел, мәхкәмә хәл итәргә тиеш", дип язды ул.
Соңрак Андрей Нечаев та "ят агент" статусын бирү карарын мәхкәмә кабул итәргә тиеш дип белдерде. "Русиядә гаепсезлек презумпциясе бар. Хәзер исә ят агент булып аталган кешеләр, медиа чаралары мәхкәмәгә барып, үзләренең ят агентлар булмавын дәлилләргә тиеш", диде ул.
Шул ук вакытта Нечаев Азатлык радиосы, Америка авазы кебек мәгълүмат чараларын "пропагандистик һәм сәяси" дип атады. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе бер илнең дә агенты булмавын кат-кат аңлатты, һәм Русия хакимиятләренең "ят агентлар" исемлегенә кертү карары белән килешми.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Росбалт" белән Republic-ны "ят агентлар" исемлегенә кертү сәбәпләре турында сорауга әлеге карарны Русия юстиция министрлыгы аңлатырга тиеш дип әйтте. "Бу очракта арбитр буларак мәхкәмә генә чыга ала", диде ул.
15 октябрь көнне Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына "Росбалт" һәм "Republic " медиа чараларын керткән. Исемлектә хәзер 88 оешма һәм физик зат бар.
Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгы алып барган "ят агентлар" исемлегендә Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте һәм башка медиа чаралары бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды, башкалар икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
Быелның сентябрь аенда Русиянең 150ләп медиа чарасы, табышсыз һәм хәйрия оешмасы "ят агентлар" турында канунны кире кагу турында петиция оештырды. Хәбәр язылу вакытына ул инде 180 меңнән артык имза җыйган.
2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәлергә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!