Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 60 процентка якыны үзләрен канун белән якланган дип  хис итми 


Сораштыруда катнашканнар кануннарның "хакимияттәгеләр тарафыннан ирекле рәвештә аңлатылуын", кануннарның һәркем өчен бер булмавын һәм коррупция аркасында мәхкәмәдә эшләрнең гадел каралачагына өмет итәргә кирәк түгелен белдергән.

Үзләрен канун тарафыннан якланган дип хис итмәүче русияләрнең саны соңгы биш ел эчендә үсә барып хәзерге вакытта халыкның 58 процентын тәшкил итә. Бу 2010 елгы күрсәткечне куып тоткан, диелә "Левада-үзәге" (Русия хакимиятләре тарафыннан "ят агент" дип танылды) сораштыруында.
Сораштыруда катнашканнарның 36 проценты исә үзләрен канун белән якланган итеп хис итүен белдергән. Бу күрсәткеч соңгы алты елда иң түбәне.

Үзен якланмаган итеп хис итүчеләрнең күпчелеге кануннарның "хакимияттәгеләр тарафыннан ирекле рәвештә аңлатылуын" (49 процент), кануннарның һәркем өчен бер булмавын (42 процент) һәм коррупция аркасында мәхкәмәдә эшләрнең гадел каралачагына өмет итәргә кирәк түгелен (39 процент) белдергән.

Гомумән алганда сораштыручыларның нибары яртысы гына Русиядә хәзерге вакытта канун бозмыйча яшәп була дип саный. Капма-каршы фикерне әйткәннәр - 47 процент.

Сораштырылган русияләрнең 74 проценты күпчелек түрәләр хәзерге вакытта кануннарга буйсынмый диярлек дип белдергән. 10 ел элек болай фикер йөртүчеләр 85 процент булган.

Сентябрь ахырында булган социологлар сораштыруына күрә, гомумән алганда русияләр хокук саклау оешмалары ил халкының куркынычсызлыгы мәнфәгатьләре өчен түгел, хакимиятләр һәм үзләренең мәнфәгатьләре өчен эшли дип фаразлый.

Сораштыруда катнашканнарның махсус хезмәтләргә карата 44 проценты , баш прокуратурага карата – 41 проценты, полициягә карата 38 проценты шундый фикердә булуы ачыкланган.

Сентябрь башында "Такие дела" басмасының бәйсез тикшеренүчеләр такымы белән берлектә уздырган тикшеренүе чит илгә күченгән русияләрнең 64 проценты иминлек эзләве аркасында киткән, дип хәбәр иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG