Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ял көннәре иртәрәк кертелмәячәк


Моңа кадәр федераль хакимият Татарстан кебек авыр булган төбәкләргә ял көннәрен 23 октябрьдән игълан итәргә тәкъдим иткән иде.

Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле, ял көннәре иртәрәк кертелмәячәк. Бу хакта республиканың оператив штабы хәбәр итә.

11 октябрьдән Татарстанда кертелгән чараларны исәпкә алып, 23 октябрьдән ял көннәрен кертмәскә дигән карар кабул ителде, диелә оператив штаб мурәҗәгатендә. Бу кече һәм урта эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатен дә исәпкә алып эшләнгән.

Шул ук вакытта Татарстан президенты тарафыннан Роспотребнадзор һәм оператив штабка эпидемиологик вазгыятькә анализ ясарга һәм 30 октябрьгә алга таба эшләү турында тәкъдимнәр әзерләргә кушылган.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертелгән очракта, аерым искәрмәләр булачак дип белдерәләр оператив штабта. Аерым алганда, ял көннәре туктаусыз эшләүче оешмаларга, дәүләт һәм муниципаль хакимият, күпфункцияле үзәкләр, мәгариф оешмаларына кагылмаячак.

Бүген Русия президенты Владимир Путин коронавирус таралу сәбәпле Русиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакларын саклау шарты белән ял көннәре игълан итте. Коронавирус белән вазгыять авыр булган төбәкләр ял көннәрен иртәрәк кертә яки озайта ала, диде Путин. Русия вице-премьеры Татьяна Голикова авыручылар белән иң авыр вазгыять булган төбәкләр арасына Татарстанны да кертте.

Бүген Татарстанда коронавирус вәзгыяте киеренке дип бәяләнә. Хәзер 6 758 кеше ковид-һоспитальләрдә дәвалана. Республикада тагын ике ковид-һоспиталь ачылачагы әйтелде.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясату һәм өстәмә чикләүләр кертелде. Кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштереләчәк диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG