Accessibility links

Кайнар хәбәр

WHO "Спутник V" вакцинасын хуплау эшен торгызган


Тиздән барлык кирәкле тикшерүләрне уздыру һәм документларны рәсмиләштерү өчен WHO инспекторлар төркеме Русиягә килергә тиеш.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) ашыгыч куллану өчен Русиянең коронавируска каршы "Спутник V" вакцинасын хуплауны торгызган. Бу оешма реестрыннан күренә.

"Спутник V"нең Twitter-дагы рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, вакцинаны яңадан квалификацияләү процессы "графикка ярашлы бара һәм йомгаклау өлешенә керә". Тиздән барлык кирәкле тикшерүләрне уздыру һәм документларны рәсмиләштерү өчен WHO-ның инспекторлар төркеме Русиягә килергә тиеш, диелә хәбәрдә.

"Спутник V"не таратуда катнашкан Русиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды (РФПИ) вакцинаны беничә ай эчендә хупларлар дип исәпли.

Сентябрьдә Русиянең "Спутник V" коронавируска каршы вакцинасын Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO) хуплау мәсьәләсен карау вакытлыча туктатылды. Препаратны җитештерүче заводларның берсендә тиешле нормаларның үтәлүенә шик белдерделәр. Кайсы оешма турында сүз баруы төгәл генә әйтелмәде.

Июнь уртасында WHO белгечләре төркеме Уфадагы "Фармстандарт-УфаВИТА" оешмасында "Спутник V"не җитештерүдә җитешсезлекләр тапкан иде. Алар әйләнә-тирәне саклау һәм калдыклар мониторингы белән бәйле. Инспекция чыгарган нәтиҗәләр вакцинаны эшләп чыгаручыга, җитештерүчегә һәм Русия күзәтү оешмаларына җибәрелде.

"Спутник V" Русиядә җиде урында — "Медгамал", "Биннофарм", "Р-Фарм", "Биокад", "Генериум", "Лекко" һәм "Фармстандарт-УфаВИТА"да җитештерелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG