Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә COVID-19 дельта штаммының яңа төрен йоктырулар теркәлгән


Британия галимнәре мәгълүматына күрә, AY.4.2 беренчел дельтадан 10-15 процентка  йогышлырак булуы бар.  

Русиядә коронавирусның яңа төре - AY.4.2нең берничә очрагы ачыкланган. Ул дельта штаммының 40тан артык төренең берсе булып тора. Бу хакта журналистларга Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты вәкиле Камил Хафизов сөйләде.

Беренче мәртәбә әлеге төрне Британиядә ачыклаганнар иде, соңрак Европаның берничә башка илендә, АКШта һәм Израильдә таптылар. Британия галимнәре мәгълүматына күрә, AY.4.2 беренчел дельтадан 10-15 процентка йогышлырак булуы бар.

Хафизов фикеренчә, коронавирусның яңа төре Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда таралып, элеккеге төрен әкренләп кысрыклап чыгарырга мөмкин.

"Әлеге очраклар арта, әмма белгечләр төрле илләрдә көн саен коронавирус йоктыруның яңа очраклары артуына нәкъ менә ул сәбәпчедер дип санамый", дигән Роспотребнадзор вәкиле.

Хафизов шулай ук Русиядә теркәлгән коронавирустан вакциналарның AY.4.2 төренә каршы да нәтиҗәле булачагында шик юк дип белдергән.
Дельта штаммы Русиядә 2021 елның язы ахырында киң тарала башлады, шуның аркасында җәй һәм көз көне коронавирус белән авыручылар саны кисәк артты. Хәзерге вакытка дельта калган барлык штаммнардан өстенрәк тора.
Рәсми статистикага күрә, бу көз Русиядә һәр тәүлектә COVID-19 йоктыруның 30 меңнән артык очрагы ачыклана башлады, ә тәүлеклек үлем күрсәткечләре пандемия башыннан бирле беренче мәртәбә мең кешедән артып китте. Коронавирус таралу тизлеген киметү өчен илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG