Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә шымчылыкта гаепләнеп дүрт русияле кулга алынган 


Тикшерү фаразынча, алар Төркиядә яшәгән Чечня оппозиционерларына һөҗүм әзерләгән һәм моның өчен корал сатып алган.  

Истанбулда сәяси һәм хәрби шымчылыкта гаепләнеп алты чит ил ватандашы кулга алынган. Алар арасында дүрт Русия ватандашы, шулай ук Үзбәкстан һәм Украина ватандашлары бар. Тикшерү фикеренчә, алар Төркиядә яшәгән Чечня оппозиционерларына һөҗүм әзерләгән һәм моның өчен корал сатып алган.

Кулга алыну турында прокуратура хәбәренә сылтама белән Hürriyet газеты хәбәр итә. Басма кулга алынучыларның исемнәрен дә атаган. Газет мәгълүматына күрә, бу – русияле Абдула Абдулаев, Равшан Әхмәдов, Беслан Расаев һәм Асланбәк Абдулмөслимов, шулай ук Украина һәм Үзбәкстан ватандашлары Игорь Ефрим һәм Әмир Йосыпов.

Sabah газеты хәбәренә күрә, кулга алынучылар Русиягә эшләгән. Гаепләү белдерелгән маддәләргә яраклы, аларга 15 елдан 20 елга кадәр төрмә яный. Әлегә Русия илчелеге һәм Тышкы эшләр министрлыгы бу хәл уңаеннан комментар бирмәде.

Алданрак җирле Чечня диаспорасына сылтама белән Кавказ.Реалии шикләнелүчеләр ике кешегә: блогер Хәсән Халитовка һәм Чечня җиһадчыларының Сүриядәге бер отряды командиры - Рөстәм Ажиевка һөҗүм итәргә ниятләгән булуы бар дип хәбәр иткән иде.
Аларны сентябрь башында Истанбулда Чечня башлыгы Рамзан Кадыров тарафдарына һөҗүм итү белән бәйләгәннәр иде.

Кыйналган кешенең туганнары соңрак Халитовка канлы үч алу игълан итте, моның Чечня түрәләре тарафыннан хупланган булуы мөмкин.

Төркиядә чит ил ватандашларын тоткарлаулары турында октябрь башында билгеле булган иде. Аларга каршы махсус операцияне
Милли күзләү оешмасы һәм Истанбул полициясенең терроризмга каршы көрәш идарәсе уздырды.

Шикләнелүчеләрдән өч пистолет һәм патроннар тартып алынуы хәбәр ителде.

2016 елда Төркиядә русияле Юрий Анисимов һәм Александр Смирнов үтерүдә шикләнеп кулга алынган, соңрак хөкем ителгән иде. Җирле мәхкәмә карарына яраклы, аларның Төркия территориясендә җиде Чечня ватандашын – бәйсез республика тарафдарларын үтерүгә катнашы бар.
Төркия полициясе гаепләнүчеләр Русиянең махсус хезмәтләрендә эшләгән, дип белдерде. Аларны Кырымтатарлар мәҗлесенең (Русиядә экстремист оешма дип табылган һәм тыелган) аннексияләнгән Кырымда кулга алынган рәистәшләренә алыштырганнар, дип фаразлана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG