Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Спутник V"не быел Европа берлегендә хуплаулары мөмкин эш түгел 


Русия препаратын тану өчен кирәкле кайбер мәгълүматлар әле дә тапшырылмаган. Әгәр Русия аларны ноябрь ахырына кадәр бирсә, вакцинаны киләсе елның беренче чирегендә хуплаулары бар.  

Европа дарулар агентлыгы (ЕМА) Русиянең коронавирус инфекциясенә каршы "Спутник V" вакцинасын хуплау турындагы карарны ел ахырына кадәр кабул итә алмаячак. Бу хакта чыганагына сылтама белән Reuters хәбәр итә. Хәбәргә күрә, Русия препаратын тану өчен кирәкле кайбер мәгълүматлар әле дә юк.

Әгәр Русия аларны ноябрь ахырына кадәр бирсә, ЕМАның "әлеге карарны киләсе елның беренче кварталында кабул итүе бик мөмкин", дигән агентлык әңгәмәдәшчесе.

Европа дарулар агентлыгы "Спутник V"не хуплау эшен быел март аенда башлаган иде. Июньдә Reuters "Спутник V"не Европада теркәүнең ни өчен тоткарлануын хәбәр итте. Вакцинаны уйлап табучы Гамалея исемендәге үзәк ЕМАга препаратның клиник тикшеренүләре турындагы белешмәләрне тапшырмаган, диелде. Өлешчә алганда, вакцина күзәнәкләренең чир йогуны булдырмавы ягыннан, Европа берлеге нормаларына туры килүен раслый алмаган.


Сентябрьдә Русиянең "Спутник V" коронавируска каршы вакцинасын Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO) хуплау мәсьәләсен карау вакытлыча туктатылды. Препаратны җитештерүче заводларның берсендә тиешле нормаларның үтәлүенә шик белдерделәр.

20 октябрьдә WHO ашыгыч куллану өчен Русиянең коронавируска каршы "Спутник V" вакцинасын хуплауны торгызган. Бу оешма реестрыннан күренә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Брюс Эйлвард BBC-га фәкыйрь илләрдә вакцина җитмәү сәбәпле COVID-19 пандемиясенең "2022 елның күп өлешендә дә дәвам итәргә мөмкин" булуы турында белдерде. Аның сүзләренчә, алга киткән дәүләтләр фәкыйрь төбәкләргә вакциналар җибәрү програмында каралган бурычларын үтәми.

Хәйрия оешмалары исәпләвенә күрә, фәкыйрь илләргә вәгъдә ителгән җиде доза вакцинаның берсе генә чынлап та җибәрелә. Нәтиҗә буларак, Африкадагы халыкның нибары 5 проценты гына вакциналанган. Ә шул ук вакытта дөньяның күпчелек илләрендә вакцинаны халыкның 40 процентына кадәр, яки аннан да артыгына ясаганнар дип белдергән Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле.

"Спутник V" вакцинасын Гамалея исемендәге үзәк ясаган иде. Препарат 2020 елның августында теркәлде һәм COVID-19дан дөньяда беренче вакцина булды. Русия препаратны клиник тикшеренүләр тәмамланганчы ук теркәде. Бу медицина хезмәткәрләре тарафыннан күптөрле тәнкыйть сүзләренә сәбәп булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG