Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татар милли хәрәкәте активисты Шамил Нәҗметдинов вафат 


Шамил Нәҗметдинов
Шамил Нәҗметдинов

Ул 60 яшендә булган. Мәрхүмне җомга көнне Илеш районының Үрмәт авылында җирләячәкләр. 

Уфа татар хәрәкәтенең активисты Шамил Нәҗметдинов вафат булган. Бу хакта "Уфа ТАТАРлары. Уфимские ТАТАРы" төркеме администраторы һәм Нәҗметдиновның дусты Алдан Касыймов хәбәр итте. Мәрхүмне 22 октябрь, җомга көнне, туган авылы – Илеш районындагы Үрмәттә җирләячәкләр.

Шамил Нәҗметдинов коронавирус белән авырган диелә. Касыймов Азатлыкка сөйләвенчә, Төркиядә ялда булганнан соң ул башта Зубоводагы ковид-үзәккә эләккән, соңрак аны кабырга белән эч арасындагы сул як артериясе тромбозы диагнозы белән Уфаның 18нче хастаханәсенә күчергәннәр.

Шамил Нәҗметдинов 1960 елның 6 ноябрендә Илеш районының Үрмәт авылында туган. Ул Башкортстанның татар иҗтимагый үзәге әгъзасы, Уфа милли хәрәкәте активисты иде. Уфада "Фикер" исемле бәхәс клубы оештыручыларның берсе булды.

2012 елның гыйнварында Башкортстан татар иҗтимагый үзәге чираттагы корылтаенда чыгыш ясап, Башкортстанда татар халкына этноцид һәм геноцид үткәрелә дип белдергән иде. "Моны икътисади яктан караганда, башкорт районнарында мәктәпләр, мәдәният учаклары, юллар төзелеп, татар районнарында башкорт гимназияләре генә төзелүеннән күрәбез. Сәяси ягына килгәндә, Башкортстанда татарларга карата миссионерлык алып барыла. Татар балаларына көчләп, туган тел буларак, башкорт теле укытыла, радио-телевидениедә татар телендә тапшырулар юк, башкорт телендәге тапшыруларда татарларга башкорт милли үзаңын сеңдерү, гореф-гадәтләрен, йолаларын көчләп тагу бара. Шул ук вакытта татар халкының мәдәни мирасын урлап башкортныкы итеп күрсәтәләр. Шулай ук Башкорт иярчен телевидениесе татар авылларының тарихын бозып, башкортныкы дип аңлата. Шушы әйтелгәннәрдән чыгып мин республикада референдум үткәрү вакыты җитте дип исәплим", дигән иде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG