Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко" рәисе урынбасары Европарламенттан Навальныйга Сахаров премиясен бирмәүләрен сораган


Сергей Иваненко (с) Григорий Явлинский белән
Сергей Иваненко (с) Григорий Явлинский белән

Ул Навальныйны Путиннан яхшырак дип санамавын белдергән. Үз хатында Иваненко, Навальныйны өлешчә алганда Кырым аннексиясен хуплауда һәм Украина мәсьәләсендә карашлары президент Владимир Путинныкы белән тәңгәл килүдә гаепләгән. 

"Яблоко" фиркасе рәисе урынбасары Сергей Иваненко Европарламенттан оппозиционер Алексей Навальныйга Андрей Сахаров исемендәге премияне бирмәүләрен сораган булган. Бу хатның өзекләрен "Вот так-TV" сайты чыгарган. Иваненко басмага хат язуын раслаган һәм Навальныйны "Путиннан яхшырак дип санамавын" белдергән.

Европарламент Иваненко фикеренә колак салмаган. 20 октябрьдә Русия төрмәсендә утыручы Навальныйның "фикер иреге өчен" Сахаров премиясе лауреаты булуы игълан ителде.

Үз хатында Иваненко, Навальныйны аерым алганда Кырым аннексиясен хуплауда һәм Украина мәсьәләсендә карашлары президент Владимир Путинныкы белән тәңгәл килүдә гаепләгән.

"2014 елда Навальный "Кырым – анда яшәгән кешеләрнеке, Кырым Русиянең бер өлеше булып калачак һәм күзгә күренгән киләчәктә башка беркайчан да Украинаныкы булмаячак" дип белдергән иде" дип язган Иваненко. Шул ук вакытта ул Навальныйның аннексиягә каршы, шулай ук Русиянең Украина эшләренә тыкшынуына каршы әйтелгән сүзләрен искә алмаган.

Иваненко "Вот так-TV" белән әңгәмәсендә хатны фирка исеменнән түгел, шәхси исеменнән язуын сөйләгән. Навальныйга Сахаров премиясен бирүне Русиянең демократик хәрәкәте өчен күңелсез вакыйга булуын әйткән.

Алданрак "Яблоко" фиркасе җитәкчелеге оппозиционер Алексей Навальный тарафдарларын һәм сайлауларда алар хуплаган "Зирәк тавыш бирү" алымын кискен тәнкыйтьләп чыккан иде. "Яблоко" җитәкчелеге фикеренчә, "Зирәк тавыш бирү" сайлауларда КПРФны хуплау коралына әйләнгән. Шулай ук "Навальный тарафдарларының хакимиятне урам чыгышлары ярдәмендә алыштыруга өметләре" тәнкыйтьләнгән.

21 октябрьдә Путин сүзчесе Дмитрий Песков Европарламентның Навальныйга Сахаров премиясен бирү карарына үз фикерен әйтте. "Мондый карарларны хөрмәт итәргә безне беркем дә мәҗбүрили алмый" дигән ул. Кремль вәкиле премия бирү турындагы карарны кабул итүчеләр "дөреслеккә туры килә торган мәгълүматка ия түгел" дип фаразлаган, әмма нәрсәне күз уңында тотуын аңлатмаган.

Үз карарында Европарламент, Навальныйның кулга алыну куркынычы янаса да Русиягә кайтуын искә алып, "чиксез батырлыгы" турында әйткән, шулай ук Русия хакимиятләрен оппозиционерны азат итәргә өндәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG