Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рязань өлкәсенең күкерт ширкәтендә шартлау булган, корбаннар бар  


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматына күрә, җиде кеше үлгән. Тагын бер кеше авыр хәлдә җирле хастаханәгә китерелгән, аның тәненең 99 проценты пешкән.  

22 октябрь көнне иртән Рязань өлкәсенең "Эластик" синтетик җепселләр заводында шартлау булган һәм күкерт җитештерү цехында янгын чыккан.
Интерфакс корбаннар санының 16га җитүен хәбәр итте.

Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җиде кеше үлемен раслаган иде. Бер кешене авыр хәлдә җирле хастаханәгә китергәннәр. Табиблар әйтүенчә, аның тәненең 99 проценты пешкән һәм ул бик авыр хәлдә.

ТАСС чыганагы белдерүенчә, цех бинасы тулысынча җимерелгән, аерым корылмалар гына калган. Әлегә янгынның ни сәбәпле чыгуы турында рәсми мәгълүмат юк, гадәттән тыш хәлләр хезмәтендәге чыганак технологияләр бозылу аркасында шартлау килеп чыккан, соңыннан янгын булган дип белдергән. Һәлакәт вакытында цехта 17 кеше булган дигән оешма урнашкан Шиловски районы хакимият башлыгы Владимир Луканцов.

Янгынны сүндерүдә 170 кеше һәм 50 берәмлек техника катнашкан дип белдерде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Тикшерү комитеты казаны тикшерә башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG