Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада прокурор Рәмилә Сәетованы 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган 


Рәмилә Сәетова
Рәмилә Сәетова

Шулай ук Сәетовага ике ел буе социаль челтәрләрдәге төркемнәрнең администраторы булуны тыю таләп ителгән.

22 октябрьдә прокуратура башкорт активисты Рәмилә Сәетованы
ирегеннән мәхрүм итүләре таләбе белән чыккан. Уфаның Киров районы мәхкәмәсендәге фикер алышуларда чыгыш ясап, дәүләт гаепләүчесе Галия Кәримова Сәетованың гаебе тулысынча исбатланган, дип белдергән. Ул активистка 3,6 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган. Шулай ук дәүләт гаепләүчесе Сәетовага ике ел буе социаль челтәрләрдәге төркемнәрнең администраторы булуны тыюны таләп иткән.

Гаепләнүче һәм аны яклаучыларның карашын бәян итеп фикер алышулар 25 октябрьдә дәвам итәчәк.

Башкорт милли активисты Рәмилә Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. Аны экстремистик эшчәнлеккә чакыруда (Җинаять кодексының 280.2 маддәсе) гаеплиләр. Сәетованың Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

Республика җәмәгатьчелеге вәкилләре берничә мәртәбә Сәетованы йорт сагы астына күчерүләрен һәм аның эшен гадел карауларын сорады.
Күптән түгел булган "Туры элемтә"дә журналистлар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан Рәмилә Сәетова эшенә карата фикерен сорады. Моңа җавап итеп, ул "куллары богауланган Сәетованы күрү авыр" дип белдерде. Әмма шул ук вакытта Хәбиров "мөһим әйберләргә кагылган сүзләр өчен җавап бирергә кирәк", дип санавын әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG