Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Рәмилә Сәетова турында: "Кеше әйткән сүзе өчен җавап тотарга тиеш"


Радий Хәбиров матбугат очрашуында
Радий Хәбиров матбугат очрашуында

Хәбиров дүрт сәгать дәвамында журналистлар һәм халык сорауларына җавап бирде.

8 сентябрь Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров зур матбугат очрашуы вакытында Рәмилә Сәетова, Илмира Бикбаева һәм Айрат Дилмөхәммәтов эшләренә карата үз фикерен белдерде. "Эхо Москвы" журналисты Тимур Алмаев Хәбировтан тәртип саклау органнары артык кырыс эш итә дип санамыйсызмы дип сорады.

— Былтыр сез Башкортстанда репрессияләр булмаячак, дип вәгъдә иткән идегез. Күптән түгел Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә ярдәм йөзеннән 6 мең сум акча җибәргәне өчен пенсиядә булган ханым Илмира Бикбаева өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Дөресен әйткәндә, ул үзенең мәрхәмәтлелеге өчен гаепле дип танылды. Рәмилә Сәетованы гамәл өчен түгел, әйткән сүзләре өчен бер ел СИЗОда тоталар. Ул сүзләр адекват булмаса да, алар бары тик сүзләр генә. Халык аны өй сагына җибәрергә сорый, әмма тәртип саклаучы органнар артык кырыс, - диде ул.

Алмаевка җавап итеп Хәбиров, кеше әйткән сүзе өчен җавап тотарга теш, дип белдерде.

— Мин Сәетованы тоткарлау видеосын күрдем. Мин аны кеше буларак, хатын-кыз буларак кызганам. Бикбаеваны да кызганам. Миңа, ир-ат буларак, хатын-кызны богаулап алып киткәнен күрү бик авыр. Чынлап та кызганыч. Мин һәрвакыт мәрхәмәтлелек яклы. Әмма кайчак сүзләр гамәлләргә караганда күпкә куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Безнең төрле сүзләр ишеткәнебез бар, алар бик нык ачуны чыгарды. Ләкин сүзләр ачу гына чыгарса, ул бер эш: син кызып китәсең дә, тынычланасың. Әгәр сүзләр канунга каршы килә икән, бу икенче мәсьәлә. Ул сүзләрнең әйтелүе начар. Әмма минем уйлавымча, кеше әйткән сүзе өчен җавап тотарга тиеш. Ул сүзләр бик мөһим әйберләргә кагыла. Икенче яктан, мәхкәмә бар бит. Аның йомшак җәза бирү мөмкинлеге бар – бу җинаять канунының принципларының берсе. Син бер тапкыр дөрес сүз әтймичә ялгыша аласың, әмма синең эшчәнлегең даими рәвештә дөрес юнәлештә бармый икән, син "Тукта!", дип кисәтергә тиеш. Бу күңелсез вакыйга, - диде Хәбиров.

Илмира Бикбаева турында исә Башкортстан башлыгы җавап бирә алмады, аны бары тик кызганыуын белдерде.

— Мин аңа ни өчен җәза бирелүен аңлап бетермәдем, экстремизм белән бәйле бугай. Мин Дилмөхәммәтов турында гына әйтә алам. Мин аның эшчәнлеген күптән беләм – әгәр син шундый юл сайлагансың икән, канунны бозасың икән, моның өчен җавап алачаксың. Бикбаеваны хатын-кыз буларак бик кызганам. Бу барыбыз өчен дә сабак, - диде ул.

Хәбировтан шулай ук аның Дилмөхәммәтов белән Төркиядә бергә укуы һәм дус булуы турында да сорадылар. Хәбиров Дилмөхәммәтов белән Төркиядә бер вакытта, әмма төрле университетларда укыганнарын раслады, әмма аның белән беркайчан да якын дус булмаганын ассызыклады.

— Без бергә укыдык, әмма дус булмадык. Минем аның белән конфликтлар да булгалады. Мин моны беркайчан да яшермәдем, - диде Хабиров.

Айрат Дилмөхәммәтов

2020 елның 24 августында Русия үзәк хәрби бүлгесенең Самардагы мәхкәмәсе башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны Русия Җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә ("Русянең территориаль бөтенлеген бозуга өндәү", "террорчылыкны пропагандалау", "экстремистлыкка өндәү", "экстремистлыкны финанслау") тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Дилмөхәммәтов аңа белдерелгән гаепне танымады. 2020 елның 4 декабрендә Мәскәү өлкәсе Власиха шәһәрендәге Апелляция хәрби мәхкәмәсе хөкем карарын көчендә калдырды.

  • Радий Хәбировның зур матбугат очрашуы 8 сентябрь узды. Ул 4 сәгать дәвамында берничә телеканал һәм социаль челтәрләр аша журналистлар һәм халык сорауларына җавап бирде. Матбугат очрашуына кайбер ирекле медиалар вәкилләренә керү рөхсәте бирелмәде.
  • 6 сентябрь Уфаның Октябрьский районы мәхкәмәсе башкорт оппозициясе активисты, публицист Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтовага 2018-2019 елларда 6 мең сум акча җибәргән Илмира Бикбаеваны гаепле дип таныды һәм өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Прокуратура аңа дүрт ел колония сораган иде. Илмира Бикбаевага җинаять эше сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтовны "экстремистик эшчәнлекне финанслау"да гаепләгәннән соң ачылды.
  • Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул шулай ук сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау маддәләре нигезендә гаепләнде һәм аңа тугыз ел кырыс тәртипле колония җәзасы билгеләнде.
  • Башкорт милли активисты Рәмилә Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. Аны экстремистик эшчәнлеккә чакыруда (Җинаять кодексының 280.2 маддәсе) гаеплиләр. Сәетованың Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG