Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары президент атамасын үзгәртүгә каршы тавыш бирде


Депутатларга бу мәсьәләдә фикер алышудан тыелып торырга тәкъдим ителде.

Татарстан Дәүләт шурасы республика президенты атамасын үзгәртүне күзаллаган федераль канун өлгесенә каршы тавыш бирде. Әлеге мәсьәләне бүген, 25 октябрьдә депутатлар парламент утырышында карады.

Парламентның дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин федераль канун өлгесен хупламаска тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу Русиянең демократик федератив дәүләт буларак конституцион төзелешенә каршы килә.

"Канун өлгесен әзерләүчеләр төбәк җитәкчеләрен бер төрле атарга, төбәкләрдәге канун чыгару хакимиятенең һәм төбәк җитәкчесенең вәкаләтләр мөддәтен бер вакытка билгеләргә тәкъдим итә", диде ул.

Әлеге канун өлгесе Татарстанны федераль кануннар әзерләүдә катнашудан да читләштерәчәк дип саный ул.

"Безнең фикеребезчә, канун өлгесенең 39нчы һәм 40нчы маддәсе төбәкләрнең федераль канун әзерләүдә катнашудан читләштерә. Күрсәтелгән нормаларда төбәкләр федераль канун өлгесенә үз бәяләмсен бирер һәм төзәтмәләрен тәкъдим итәр өчен 15 көн вакыт бирелә. Бу канунны әзерләүчеләр төбәкләрдәге күпчелек депутатларның даими рәвештә эшләмәвен һәм җирле парламентларның айга бер җыелуын исәпкә алмый", дип чыгыш ясады депутат.

Татарстан депутатлары әлеге федераль канун өлгесенә бер тавыштан каршы тавыш бирде. Шул ук вакытта парламентта фикер алышуны ачмаска тәкъдим иттеләр. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләгә кабат кайтырга туры килү ихтималын әйтте.

Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесе Русия субъектларындагы дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны күз уңында тота. Төбәк җитәкчесе "Русия Федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма оешма — "Русия Федерациясе субъекты хөкүмәте" дип аталырга тиеш булачак.

Канун өлгесенә ярашлы, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. Шулай ук төбәк башлыгы рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк вакытка сайлана алачак. Ике мөддәттән артык сайланырга ярамый дигән тыю гамәлдән чыгарылачак.

Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калган иде.

Депутатлар, сәясәт белгечләре Татарстан әлеге канунга каршы көрәшмәс дип фаразлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG