Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Татарстан президентын бетерү өчен яңа канун әзерли


Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калган иде. Думага кертелгән яңа канун өлгесе нигезендә бөтен губернаторлар төбәк башлыгы дип аталырга тиеш булачак. Белгечләр Татарстанда президентлыкның сакланып калуына шикләнеп карый.

Русия думасына бөтен губернаторларны төбәк башлыклары дип атау турында канун өлгесе кертелгән. Документ Русия субъектларындагы дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны күз уңында тота. Төбәк җитәкчесе "Русия федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма хакимият — "Русия федерациясе субъекты хөкүмәте" дип аталырга тиеш булачак.

Моннан тыш, канун өлгесенә ярашлы, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. Шулай ук төбәк башлыгы рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк вакытка сайлана алачак. Ике мөддәттән артык сайланырга ярамый дигән чикләү гамәлдән чыгарылачак.

Президент атамасы мәсьәләсендә Татарстан 2015 елдан Мәскәү басымына каршы торып килә. Русия думасы кабул иткән канунга күрә, Татарстанда президент атамасы 2016 елның гыйнварыннан гамәлдән чыгарга тиеш иде. Ул вакытта Татарстан президенты атамасын яклап пикетлар да узды, мөрәҗәгатьләр дә язылды, интернетта Татарстан президентлыгын саклау кампаниясе башланды.

Нәтиҗәдә Русия президенты Владимир Путин моны республика халкы үзе хәл итәргә тиеш дип әйтте.

"Чүлмәк дип атасагыз атагыз, тик мичкә генә куймагыз, диләр. Бу — Татарстан эше. Мин бу ниндидер милли хисләргә кагыла дип уйламыйм. Кавказ халыклары өчен дә милли хисләр бик четерекле, әмма хәтта Чечня да "юк" дип әйтте. Бу Чечня халкының ихтыяры иде һәм без Татарстан халкы фикеренә дә ихтирам белән караячакбыз. Шуңа сез моны үзегез хәл итегез, яме", диде ул.

Быел Вконтактедагы "Поборы в школах и детских садах" төркеме Татарстан прокуратурасының Русия төбәге башлыгы президент дип атала алмавы турындагы хатын элде.

Хатта төбәк җитәкчесе атамасы "дәүләт башлыгы вазифасы — Русия президенты атамасына кергән сүзләр һәм сүзтезмәләрне кабатлый алмый" диелгән иде. Моңа бәйле, "прокуратура Татарстан конституциясенең кайбер бүлекләрен федераль кануннар белән тәңгәлләштерү эшен активлаштырган, ләкин хакимият оешмалары әле бу эшне төгәлләмәгән", диелде.

Яңа канун өлгесе татар элитасының радикальләшүенә китерә аламы, бу адымны алар ничек кабул итә? Азатлык бу турыда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты һәм белгечләр фикерен сорашты.

Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин фикеренчә, Татарстан мондый үзгәрешкә каршылык күрсәтмәячәк.

Рамил Төхвәтуллин
Рамил Төхвәтуллин

— Татарстан элитасында бу мәсьәләдә эчке каршылык булса да, беркем дә чәчрәп чыкмаячак. Моның беренче чиратта административ-территориаль исемгә бәйле булуы ачык. Мин моның бер дисбе төймәләре булуын бер чыгышымда әйткән идем. Аңарчы республиканың Конституция мәхкәмәсен юкка чыгару турында канун кабул иттеләр. Татарстан республикасы президентын "төбәк башлыгы" дип атый башлыйлар икән, чираттагы адымнары нинди булачагы көн кебек ачык. Ләкин республикаларны юк итү өчен Русия конституциясенә тагын үзгәреш кертергә туры киләчәк. Чөнки анда язылганча, Русиядә республикалар бар. Бу бер дә сөенечле хәл түгел, тарих тегермәнендә безнең якка су акмый дигәнне аңлата бу. Бу бер дә безне якты киләчәк көтүен күрсәтми.

Эчке каршылык булса да, бернинди радикальләшү булмаячак

Бу сәясәт дип атала, һәм ул Мәскәүдән билгеләнә, монда халык фикере аларны һич тә кызыксындырмый. 1990нчы елларда халык күтәрелеп үз фикерен белдергән булса, хәзер җәмәгать институтлары юкка чыкты. Хәзер бердәнбер шундый оешма булып Дөнья татар конгрессы калды, һәм еш кына аның да позицияләре шактый йомшак. Күп кенә мәсьәләләргә карата ул үз фикерен белдерми кала. Республика элитасы дигәндә безнең югары җитәкчелек, Дәүләт шурасы бар. Әмма үз фикерләрен белдерүчеләр бик аз. Шуңа күрә, эчке каршылык булса да, бернинди радикальләшү булмаячак.

Бу тегермәнне берничек тә туктатып булмый, әгәр Русия думасына андый канун өлгесе кертелгән икән, ул инде, нинди генә каршылык булса да, һичшиксез кабул ителәчәк. Республикаларның конституция мәхкәмәләре бетерелгәндә Русиядәге 22 республикадан бары мин генә аңа каршы чыгыш ясадым. Чөнки Конституция мәхкәмәсе — дәүләт хакимиятенең бер тармагы. Шуларның берсен бетерәләр икән, калганнары да акрынлап юкка чыгачак.

Дәүләт шурасы урынына яңа исем уйлап чыгарырга туры киләчәк

Президент атамасы юкка чыккач президент аппараты да булмаячак. Төбәк башлыгының бер административ аппараты гына булып калачак инде ул. Русиянең Дәүләт шурасы булдырылу сәбәпле, Татарстан парламентының да ул исемне кулланырга хокукы булмаячак, бездәге Дәүләт шурасы урынына яңа исем уйлап чыгарырга туры киләчәк. Шулай итеп Татарстанга карата дәүләт сүзен куллану да акрынлап юкка чыгачак. Республиканы юкка чыгару алга таба милли мәгариф өчен дә, милли мәдәнияткә һәм башкасына да начар булачак, ди ул.

Татарстан парламентында бу турыда үз сүзен әйтергә җыену-җыенмау турындагы сорауга Рамил Төхвәтуллин әлегә бу турыда уйлануын белдерде.

Паровоз китеп, аның төтене дә таралганда әйттең ни, әйтмәдең ни

— Паровоз китеп, аның төтене дә таралганда әйттең ни, әйтмәдең ни. Ул шул сүз әйтү генә булып калачак. Дмитрий Бондаренко республикаларның дәүләт телләрен бетереп, андагы милли телләргә "региональ тел" статусы гына бирергә тәкъдим иткәндә мин эшләрнең шушы якка баруын, боларның барысының да бер дисбе төймәсе булуын әйткән идем. Бондаренконың ул сүзләре халык фикерен әзерләү, реакцияне өйрәнү иде. Хәзер батыррак булсак та, бу янгыннан соң су сибеп йөрү кебек булачак. Бу хәлләр мәгариф системыннан региональ компонентны алудан башланды. Менә ул чакта катырак торырга кирәк иде. Аннан 2017 елда милли мәгарифкә каты һөҗүм булды. Без хәзер ничек кенә каршылык күрсәтсәк тә бернинди файдасы булмаячак. Әмма мин бу хәлгә бөтен күңелем, йөрәгем белән борчылам, - ди Рамил Төхвәтуллин.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та Татарстан хакимияте президент статусы өчен көрәшмәс дип фаразлый. Алар "иелгән башны кылыч кисмәс" дигән принцип белән яшәячәк, әмма авырлыгы халыкка төшәчәк, дигән фикердә ул.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Татарстандагы президент атамасы федераль үзәкнең тамагында кылчык кебек иде. Алар аны кабул итә алмады. Бердәнбер Татарстанда гына президент институтын юкка чыгару омтылышлар моңа кадәр дә булды, әмма ул вакытта шовинистик көчләр үзенең максатына ирешә алмады, — ди галим. — Әмма күрәбез, туктап торулары вакытлыча гына булган, сайлау узды, хәзер ни телиләр, шуны башкара алалар. Бу Русиядә, хакимияттә шовинистик карашлы якның көчәюе турында да сөйли. Сайлау вакытында кешеләр кемне сайлап алды, шуларның республикаларга каршы ничек эш иткәнен күрә алачак. Татарстан җитәкчелеге "Бердәм Русия"нең мәнфәгатьләрен кайгыртты, аны беренче урынга чыгарды, Мәскәүдән рәхмәт менә шул рәвешле килде.

Бу — суверенитет калдыгын юкка чыгаруның бер ысулы. Демократик рухлы кешеләр моның белән килешмәячәк, әмма Татарстан җитәкчелегенә бу яңалык булмагандыр, алар килешенгән дип уйлыйм. Ул теләми, әлбәттә, әмма үз позициясен яклап калырга көче юк. Аларны якларлык иҗтимагый оешмалар да юк, алар халыкның фикерен формалаштыра алыр иде. Милли хәрәкәтне үтермәгән булсалар, халык та үз фикерен әйтер иде. "Бердәм Русия" вертикаленә кергәч, алар кушканны үтәргә туры киләчәк. Татарстан үз президент атамасын югалтачак. Әфәнделәр, сез шуны теләдегез, рәхим итеп алыгыз! Татарстан җитәкчелеге элегрәк тә бу безгә әллә ни әһәмиятле түгел дигән фикер әйтте. Бу юлы да шул ук риторика булачак, каршылык булмас. Ризасызлык булыр, Ркаил Зәйдулла кебек кешеләр ялкынлы чыгышлар да ясар, әмма радикальләшү, каршы тору булмаячак", - ди Исхаков.

Татарстанда президент атамасы

Татарстанда президент вазифасы республиканың Югары шура президиумы рәисе вазифасын алыштырды. 1991 елның 12 июнендә Татарстанның беренче президенты булып Миңтимер Шәймиев сайланды. Ул шулай ук 1996 һәм 2001 елгы сайлауларда җиңде. Русиядә төбәк башлыкларын сайлау кире кагылгач, 2005 елда Шәймиев президент вазифасына Татарстан Дәүләт шурасы тарафыннан расланды. Ул президент вазифасында 4 мөддәт булды.

2010 елда Татарстан президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кереште. 2015 һәм 2020 елларда халык сайлавында ул икенче һәм өчен мөддәткә президент булып сайланды.

2010 елда Чечня президенты Рамзан Кадыйров төбәк башлыклары президент дип аталырга тиеш түгел дип белдерде, үз республикасында бу атаманы юкка чыгарды. Аннан соң шуны ук барлык Төньяк Кавказ һәм калган республикалар эшләде.

2010 елда кабул ителгән федераль канун нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына җирле парламентлар барысы да бер исем белән аталырга, җитәкчеләре "башлыкларга" әйләнергә тиеш иде. Русия думасы Татарстан өчен бу вакытны бер елга кичектерде. Татарстан исә үз җитәкчесе исемен алыштырмады, Татарстан Дәүләт шурасы президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде.

Татарстан түрәләре республиканың үз җитәкчесе президент дип атау хокукы бар дип белдереп килде. Әйтик, Татарстан парламентның Канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин "субъектның иң югары вазифадагы заты атамасын билгеләү ​– фәкать субъект вәкаләте. Ул атаманы 2020 елдан соң да саклап калуга берни комачауламый" дип әйткән иде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да 2021 елда Конституциягә үзгәрешләр кертеләчәк, ләкин президент атамасы калачак дип белдергән иде.

2015 елда Русия президенты Владимир Путин да "Татарстан президентын ничек атауны республика халкы үзе хәл итсен" дип белдерде. “Чүлмәк дип атасагыз атагыз, тик мичкә генә куймагыз, диләр. Бу – Татарстан эше. Мин бу ниндидер милли хисләргә кагыла дип уйламыйм. Кавказ халыклары өчен дә милли хисләр бик четерекле, әмма хәтта Чечня да "юк" дип әйтте икән... Бу Чечня халкының ихтыяры иде һәм без Татартстан халкы фикеренә дә ихтирам белән караячакбыз. Шуңа сез моны үзегез хәл итегез, яме”, диде ул.

КФУ галиме, Русиядәге федерализм белгече Мидхәт Фарукшин Татарстанга барган бу һөҗүмгә каршы тора алмаячак, аның федераль үзәккә тәэсир итүнең бернинди дә коралы юк дип сөйләде.

Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

— Миңа калса, бу Татарстан җитәкчелеге өчен яңалык түгел. Бу бирем Русия президенты аппаратыннан төшерелгән һәм бу канун өлгесе генә булып калмаячак, ул кабул ителәчәк. Аны үтәмәү канунны бозу булып санала. Әлегә бары тик Владимир Путинның "Республикадагы президент атамасы мәсьәләсен халык үзе хәл итә" дигән сүзендә генә эленеп торды. Әмма сүзнең юридик нигезләмәсе булырга тиеш, ә ул юк, - дип саный галим. — Татарстан аны йотачак, сүз дәшмәячәк. Татар иҗтимагый үзәге каршы чыгар, тагын берничә кеше ризасызлык белдерәчәк. Шуның белән бетте. Татарстанның федераль үзәккә каршы торырлык бернинди дә көче дә, тәэсир итәрлек коралы да юк. 2002 елда моннан да хәтәррәк канун чыгарылды. Төбәкләр белән федераль үзәк арасында бюджетара мөнәсәбәтләр, салымнар түләүгә үзгәрешләр кертеп, республика кулсыз-аяксыз, телсез калды. Менә шул вакытта акырып елыйсы иде. Бүгенге хәл — шуның дәвамы гына. Бернинди үзгәрешләр булмаячак. Статус югалачак, әмма тормыш, сәяси вазгыять үзгәрсә, бу институтларны кире кайтарып булачак, - ди Фарукшин.

Сәясәт белгече Руслан Айсин эчке вазгыять катлаулана, кырыслана бара, шуңа күрә безнең элита ниндидер ачык конфронтациягә бармас дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Шул ук вакытта безнең идарә системында утырган кешеләр, әлбәттә, гомумрусия системының зур кризис икәнен аңлый. Бу кризис икътисади яссылыкта гына түгел, сәяси яссылыкта да чагыла. Шуңа күрә, минемчә, алар бу әйбергә әзер булырга тиеш. Икенчесе, бу ни өчен эшләнелә? Әлбәттә, бу сайлаудан соң махсус хәл ителгән проект. Аның төп максаты — менә бу күчешне, транзитны уңай итеп уздырыр өчен Русия президенты Владимир Путинга аның тирәсендә булган берничә катламның аңа тугрылыгын булдыру. Алар бер сулышта аңа тугры булсын өчен ул аларны цементлый дип әйтсәк тә була. Көчле губернаторларның икенче мөддәтләре узып бара, Миңнехановның өченче мөддәте китте. Бу мөддәттән соң канун нигезендә алар вазифадан китәргә мәҗбүр булачак, ә яңа тәкъдим ителгән канун өлгесен алсак, алар системда калалар дигән сүз. Димәк, Путин аларны цементлый һәм читкә этәрми. Чөнки Собянин (Мәскәү мэры Сергей Собянин - ред.) булсынмы, Миңнеханов булсынмы, Кадыров (Чечня башлыгы Рамзан Кадыров - ред.) булсынмы, алар артында көчле систем тора. Әлбәттә, ул демократик үсеш өчен бик үк яхшы әйбер түгел, әмма шул ук вакытта монда безгә ниндидер уңай якларын да карарга кирәк, чөнки безнең Миңнехановның өченче мөддәте 2025 елда бетә, димәк, Татарстанда ниндидер Мәскәүдән китерелгән намзәт булмасын өчен, бәлки, менә бу яңа канун өлгесенең файдасы булырга мөмкин.

Халык тарафыннан президент атамасын ниндидер яклау булырга мөмкин, әлбәттә, монда бит әле аның процедура мәсьәләләре дә бар. Мәсәлән, үзгәртү алай гына җиңел түгел — безнең парламент 2016 елда җавап бирде моңа: безгә үзебезнең конституцияне үзгәртергә кирәк, аның өчен зур эш башкарырга кирәк, аның өчен киң җәмәгатьчелекне уятырга кирәк. Ә ул кирәкме соң хәзерге Мәскәү хакимиятенә? Юктыр. Болай да бит инде сайлаудан соң систем бераз какшап китте. Шуңа күрә яңадан бу усал җәмәгатьчелекне уятасы юктыр. Алар өчен ул зарарга булырга мөмкин", ди Айсин.

Татарстан президенты атамасы өчен көрәш

  • Президент атамасын үзгәртү турында бәхәсләр башланганнан бирле быелга кадәр атаманы Татар иҗтимагый үзәге яклап килде. Оешма бу темага күпсанлы митинглар һәм пикетлар оештырды, белдерүләр кабул итте. Соңгы мондый белдерү 2021 елның башында булды. "Азатлык" яшьләр берлеге дә президент атамасын саклап калырга өндәде.
  • 2014 елда Дөнья татар яшьләре форумы президент атамасын саклап калуны якларга чакырган белдерү кабул итте. "Республика җитәкчеләренең атамасын көчләп үзгәртү нияте бездә кискен ризасызлык тудыра. Бу исем халык фикере белән булдырылды һәм демократик шартларда халык фикере белән санлашмауның төпле нигезе була алмый дип уйлыйбыз", диелгән иде белдерүдә.
  • Президент атамасын яклап Татарстан җитәкчелеге дә чыгыш ясый. 2015 елда Татарстан президенты инаугурациясендә Миңтимер Шәймиев үз чыгышында Безгә Татарстан президенты да, аның ничек аталуы да ошый. Безгә – күпмилләтле республикага президент атамасы мөһим. Татарстан президенты атамасы безне берләштерә. Ни өченме? Президент сүзенә тәрҗемә кирәкми. Менә кайда көч!”, дип белдерде.
  • Социаль челтәрләрдә дә Татарстанда президент институтын саклап калу чаралары оештырылды. Мәсәлән, 2015 елда 110 меңнән артык кулланучысы булган "Татары и Татарочки" төркеме "Татарстан республикасында президентлык институтын сакларга!" шигаре белән онлайн-флешмоб оештырды.
  • Президент атамасын саклау кирәклеге турында Татарстанның төрле иҗтимагый активистлары, зыялылар да белдереп килде. "Республика президенты вазифасын бетерү бөтен татар халкына хөрмәтсезлек һәм гаделсезлек булыр иде", дип сөйләгән иде журналист Рәшит Әхмәтов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG