Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта Татарстан президентлыгын саклау кампаниясе башланды


Социаль челтәрләрдә Татарстан президенты институтын саклап калырга чакырган чара башланып китте.

Социаль челтәрләрдә Татарстан президенты институтын сакларга чакырган чара башланды. Кулланучыларга үз аватарларына (аккаунт фотосурәтенә) “Татарстан республикасында президентлык институтын сакларга!” дигән шигар урнаштырырга тәкъдим ителә. Анда шулай ук президент штандарты белән Татарстан туграсы куелган, шигар рус һәм татар телләрендә язылган.

Бу чараны Вконтакте челтәрендә 112 мең кешене берләштерүче "Татары и Татарочки" төркеме башлап җибәрде, хәзер аларның өндәмәсен башкалар да тарата. Бер тәүлек эчендә Вконтакте челтәрендә аны йөзләп кеше күчереп бастырган, берничә йөзе лайк тамгасы куйган. Шундый ук кампания Фейсбук һәм Инстаграмда да башланып китте.

Аңлату язмасында Русия кануннарына күрә, 2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстан президенты атамасы үзгәртелергә мөмкин диелә. Шуңа күрә президент институтын саклау чарасына кушылырга тәкъдим ителә.

Татарстанга президентны саклау ни өчен кирәк дигән сорауга дүрт сәбәп китерелә. Беренчедән, бу – милли республиканың хокукы, президентны саклау - ул Татарстанны саклау, диелә. Икенчедән, "Mr. President" – бөтен дөньядагы татарларның президенты булып тора диелә. Өченчедән, әлеге атама - иң татар атамасы, чөнки татарлар аны нәкъ президент дип атыйлар. Һәм дүртенче сәбәп - бу атаманы Татарстан халкы үзе сайлаган, диелә өндәмә аңлатмасында.

Мөрәҗәгать ахырында Русия президенты Владимир Путинның "Татарстан президентын ничек атау – Татарстан халкының үз эше" дигән сүзләре китерелә.

Флешмобта #президентнысаклыйбыз, #сохранимпрезидента һәм #savethepresident дигән хэштеглар кулланыла.

Бу өндәмә астында башланып киткән фикер алышуларда югары җитәкченең хәзерге атамасын яклаучылар белән бергә, каршы чыгучылар да, көлүчеләр дә бар.

Президент атамасын сакларга теләгән кешеләргә ел ахырына кадәр социаль челтәрдәге битләрендә президентлыкны сакларга чакырган рәсемне урнаштырырга тәкъдим ителә.

XS
SM
MD
LG