Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кычытмаган җиреңне кашыма." Татарстан депутатлары Бондаренкога җавап бирде


Рамил Төхвәтуллин чыгыш ясый
Рамил Төхвәтуллин чыгыш ясый

Татарстан парламенты Мәскәү белгече Дмитрий Бондаренконың Русиядә бер генә дәүләт теле итеп рус телен калдырырга, ә республикаларның дәүләт телләренә рәсми статус бирергә дигән тәкъдимен тикшерде. Депутатлар протест белдереп хат язарга килеште.

Татарстан парламенты бүген озын-озаклап төрле кануннар, вакцинация, урта һәм кече бизнес турында фикер алышты, министрларның чыгышларын тыңлады, депутатлар дәррәү тавыш бирде. Утырышның беренче өләшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Тәнәфестән соң ул инде юк иде, ә милли мәсьәләләр иң соңга калдырылган булып чыкты. Депутат Рамил Төхвәтуллин Русиядә бары тик бер тел – рус теле дәүләт статусына ия булырга тиеш, республикалардагы телләргә рәсми статус та җитә дигән фикеренә карата протест белдереп чыгыш ясады.

Дмитрий Бондаренко
Дмитрий Бондаренко

Федераль мәгариф кануннары үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дмитрий Бондаренко тарафыннан февраль аенда әйтелгән ул фикерне Азатлык беренчеләрдән булып җәмәгатьчелеккә җиткерде. Мәскәү белгече Русиядә 34 дәүләт теле булу аның иминлегенә куркыныч тудыра дип белдергән иде. Азатлыкка фикер белдергән белгечләр исә бу тәкъдимне республикаларны җимерү сәясәте дип атады.

Рамил Төхвәтуллин чыгышын татар телендә ясады һәм бу мөһим мәсьәлә дип басым ясады. Мәскәүнең республикаларның вәкаләтләре киметелмәячәк дигән сүзләре – күз буяу, ялган диде ул.

"Кызганычка, туган телгә кагылышлы шомлы хәбәрләр кабат килә башлады. Русия мәгариф министрлыгы каршындагы мәгариф кануннары үзәге хезмәткәре Дмитрий Бондаренко Русиядә телләр сәясәтен реформалауның бер вариантын тәкъдим итте. Шуны да ассызыклап үтәсем килә: алда телгә алынган үзәктә өйрәнелә торган фәнни эшләрне Русия мәгариф министрлыгы раслый. Бондаренко фикеренчә, телләр турындагы кануннар системга салынырга тиеш, ягъни Русиядә дәүләт теле бары тик рус теле генә булырга тиеш, башка телләр, шул исәптән, республикаларның дәүләт телләре төбәк яки рәсми тел дип аталырга тиеш. Бондаренко әйтүенчә, Русиядә башка халыкларның телләренә дәүләт статусы биреп торуның кирәге юк.

Татарстан республикаларның дәүләт телләрен яклап чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Димәк, без Русия Конституциясенең республикаларга үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы бирә торган 68нче мәддәсен онытып торырга тиеш булабыз. Бу исә федератив дәүләтнең төп принципларына каршы килә.

Исегезгә төшерәм, бүген Русиядә тел сәясәте ике канун нигезендә җайга салына. Беренчесе – Русия халыклары телләре турындагы канун, икенчесе – Русия дәүләт теле турындагы канун. Ә бүген яңа конституцион федераль канун кабул итәргә тәкъдим ителә. Бу канунга югарыда телгә алынган кануннарга иң кирәкле тәгълиматлар гына кертеләчәк дип фаразлана.

Миңа калса, бу – чираттагы тапкыр күз буяу

Бондаренко сүзләренчә, алар республикаларның дәүләт телләре статусын киметергә җыенмый. Алар телләр сәясәтенең җайга салуның аңлаешлы моделен тәкъдим итә. Ә республика телләре моңа кадәр булган вәкаләтләрен һәм хокукларын саклап калачак дип ышандыралар. Миңа калса, бу – чираттагы тапкыр күз буяу.

Әгәр дә без позициябезне вакытында җиткермәсәк, кабат ярык тагарак янында калуыбыз бар. Кызаганычка, моңа мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, татар теленең дәүләт теле буларак бүгенгә кадәр ФГОСка кертелмәве һәм республикаларның Конституция мәхкәмәләреннән мәхрүм калуы. Болар барысы да – бер дисбе төймәләре. Киләчәктә республикаларның үзләрен дә бүгенге статусыннан мәхрүм итү мәсьәләсе калкып чыкса да, гаҗәпләнергә кирәкми.

Бондаренко сүзләренә җитди карамаска кирәк диючеләр дә табылыр, ләкин сүзнең, фикернең гамәлгә аша торган гадәте дә бар. Сүз – зур көч. Бондаренконың "Бизнес онлайн" басмасына биргән интервьюсыннан бер өзек: "Слово "язык" на церковнославянском означает народ. Поэтому, как говорится в известной народной поговорке, если хочешь завоевать народ – сначала завоюй его язык".

Без Бондаренконың дәүләт телләренә кагылышлы фикеренә үзебезнең мөнәсәбәтебезне белдерергә тиеш. Русия думасы депутатлары, республиканың иң югары вәкаләтле органы буларак Дәүләт шурасы, Милли шура бу мәсьәләдә үз фикерен вакытында әйтергә тиеш".

Рамил Төхвәтуллинны залда хуплаучылар да табылды. Депутат Николай Рыбушкин урыннан түзмичә урысча: "Аңа (Бондаренкога – ред.) кычытмаган җиреңне кашыма, дип әйтергә кирәк иде" дип кычкырды. Ул сүзгә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кушылды һәм 1993-1998 елларда Русия хөкүмәте башлыгы булган Виктор Черномырдинның "кычытмаган җиреңне кашыма" дигән канатлы сүзен кабатлады. Төхвәтуллин чыгыш ясаганда ук Мөхәммәтшинның үзе янында утырган Марат Әхмәтовка борылып татарча: "Хат язарга кирәк ул Бондаренкога" дип әйткәне дә ишетелде. Әхмәтов дәшмичә баш кагу белән чикләнде. Мөхәммәтшин моны соңыннан микрофонга да әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

"Шундый тәкъдим бар: Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка йөкләмә бирәм. Рамил Төхвәтуллин чыгышын әзерләп, Дмитрий Бондаренкога безнең позицияне җиткерергә кирәк. Бондаренко тәкъдименнән соң башка милли республикалар да борчылу белдерде. Мин канун чыгаручылар утырышында булдым. Мордовия, Башкортстан, Чуашстаннан хезмәттәшләрем бу мәсьәләне күтәрде. Русия Конституциясе кысаларында туган телләрне өйрәнүдә бернинди кисәтүләр юк, шул исәптән, дәүләт телләре бер кайда да кысрыкланмый һәм беркем дә төбәкләрдә бу вәкаләтләргә дәгъва кылмый. Әзерләп җибәрегез", диде ул.

Мөхәммәтшин Әхмәтовка тагын борылып: "Үзегездән өсти аласыз, тагын да ачулырак итеп яза аласыз", диде. Бу мәсьәлә тавышка куелмады. Депутатлар Татарстан гимнын аягүрә басып тыңлады да таралышты.

Азатлык бу хат парламент исеменнән җиберәләчәкме, әллә аерым комитет инициативасы булачакмы һәм аннан нинди нәтиҗәләр көтәргә мөмкин дип депутат Рамил Төхвәтуллинга шалтыратты. Аның сүзләренә караганда, Дмитрий Бондаренкога протест хаты Татарстан парламенты исеменнән җибәреләчәк. Депутат бу эшкә башка милли республикаларның кушылуын тели, әмма милли мәсьәләләрдә, федерализм принципларын, Русия, республика Конституцияләрен яклаганда Татарстан ялгыз дип сөйләде ул.

Дәшми калсак, без моңа риза дигәнне аңлатыр иде

"Бу чыгыш – минем инициатива. Бондаренко интервьюларыннан бу – максатчан сәясәт дигәне ярылып ята. Дәшми калсак, без моңа риза дигәнне аңлатыр иде. Ә без алдан ук мондый сүзләр, фикерләр булырга тиеш түгел дигәнне әйтеп куйдык. Бу Татарстанга гына кагылмый, башкаларга да начар "сигнал", әмма әлегә милли республикаларның депутатлары белән бердәм эш итү, ул эшне системга салу юк. Элемтә юк, кызганычка. Татарстан гына канәгать түгел дигән фикер калмасын иде", диде ул Азатлыкка.

Саха конгрессы депутаты Иван Шамаев аларда бу мәсьәлә әлегә күтәрелмәгәнен әйтте, әмма республика телләренә реаль каныгу булса, Саха депутатлары да, җәмәгатьчелек тә фикерен әйтәчәк, диде Азатлыкка.

Иван Шамаев
Иван Шамаев

"Бездә ул Бондаренко чыгышын җитдигә кабул итмиләр әлегә. Мин тыңладым, күрдем аның чыгышын. Татарстан үз сүзен әйтеп кую яхшы, хуплыйм. Милли республикаларда шул телләрдән кала берни юк бит. Безгә өеп акча бирәләрме? Шул ук финанслар, шул ук социаль җаваплылыклар, шул ук кануннар. Бернинди дә өстенлек бирелми. Милли республикаларның төбәкләрдән аерылып торган сыйфаты – ул дәүләт телләре һәм Конституция. Шул Конституциягә нигезләнеп телебезне, мәдәниятебезне саклап калырга тырышабыз. Бетте. Шушы хокукларга да күпсенәләр. Телнең статусын җимерү безне янә Совет берлегендәге мескен хәлгә калдырачак", диде ул.

Дәүләт теле һәм рәсми тел

ЮНЕСКО белгечәләре "дәүләт теле" һәм "рәсми тел" төшенчәләрен түбәндәгечә билгеләргә тәкъдим итә:

Дәүләт теле — әлеге дәүләттә сәяси, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә интеграция функциясен башкаручы, дәүләт символы булып торучы тел.

Рәсми тел — дәүләт идарәсе, кануннар, мәхкәмә эшчәнлеге теле.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG