Accessibility links

Депутат Төхвәтуллин Конституция мәхкәмәсен яклап чыкты: "Чигенүнең дә чиге булырга тиеш"


Рамил Төхвәтуллин

Депутат сүзләренчә, киләчәктә парламент үз сүзен әйтергә тиеш.

26 ноябрьдә Дәүләт шурасы утырышында депутат Рамил Төхвәтуллин Татарстан Конституция мәхкәмәсе яклап чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, чигенүнең дә чиге булырга тиеш.

“Мин бер чыгышымда чигенүнең дә чиге булырга тиеш дигән фикерне яңгыраткан идем. Кызганыч, бу сүзләрнең мәгънәсе бүген дә актуаль булып тора. Татар җәмәгатьчелеген бик мөһим мәсьәлә борчый. Сүз Конституция мәхкәмәсе турында бара. Әлбәттә, четрекле, катлаулы мәсьәлә, тирән анализга мохтаҗ”, диде ул.

Рамил Төхвәтуллин сүзләренчә, Конституция мәхкәмәсе бетерелсә, Татарстанның дәүләт буларак хакимият бүленеше бозылачак.

Рамил Төхвәтуллин Конституция мәхкәмәсен яклап чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:54 0:00

“Русия Конституциясендә республика дәүләт итеп танылган. Ә дәүләттә хакимиятнең өч тармагы булу зарур: кануни, башкарма һәм мәхкәмә. Әгәр дә мәхкәмә тармагы төшеп кала икән, хакимиятнең бүленеш системы бозыла. Шуны да истә тотарга кирәк, Конституция мәхкәмәсе республика өчен символ, атрибут та булып тора. Минем Фәрит Хәйрулловичка (Фәрит Мөхәммәтшин - ред.)рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Ул эшче төркемдә үз борчуларын белгертте. Ләкин аның сүзләренә колак салмадылар. Без һәрвакытта да республика, парламент буларак принципаль сүзләребезне әйтеп килдек. Мин ышанам, киләчәктә дә шулай булсын иде”, диде Төхвәтуллин.

Шул ук вакытта депутат мәхкәмәне саклап калырга, мөрәҗәгать кабул итәргә чакырмады. Төхвәтуллин чыгышын депутатлар алкышлап каршы алды. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин иң күп алкышлаучы дип Конституция мәхкәмәсе рәисен атады. Мәхкәмәне саклау турында башка депутатлар фикер белдермәде.

Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк. Киләчәктә республикага парламент каршында Конституция шурасы гына оештырырга мөмкин булачак. Бүген Конституция (низамнамә)мәхкәмәләре Русиянең 16 төбәгендә эшли. Татарстан Конституция мәхкәмәсенең төп бурычы – республиканың конституцион төзелешен саклау, кабул ителгән кануннар, хөкүмәт карарлары, президент фәрманнарының Конституциягә туры килү-килмәвен тикшерү. Әлеге мәхкәмә 20 ел эшләү дәверендә 93 карар кабул иткән.

Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүне юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяли.

фикерләр (29)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG