Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең алты төбәгендә пандемия сәбәпле ял көннәре башланды


Төбәк башлыкларына өстәмә ял көннәре кертүне мөстәкыйль хәл итү хокукы бирелде.

25 октябрьдә Русиянең алты төбәгендә COVID-19 йоктыру очраклары арту сәбәпле игълан ителгән ял көннәре башланды.

Воронеж, Түбән Новгород, Самар, Курски өлкәләрендә һәм Пермь краенда башланган яллар 7 ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак дип хәбәр итә ТАСС төбәк хакимиятләренә сылтама белән.

26 октябрьдән – Төньяк Осетиядә, 27 октябрьдән – Сарытау өлкәсендә, 28 октябрьдән – Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, 30 октябрьдән – Петербурда ял көннәре башлана. Төбәкләрдә аларны 7 ноябрьгә төгәлләргә ниятлиләр.

ТАСС хәбәренә күрә, күпчелек төбәкләрдә хакимиятләр бер атнадан да артыграк дәвам итмәгән ял көннәре кертергә карар биргән.

20 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин карары белән коронавирус таралуны туктату өчен 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертелде. Төбәк башлыкларына өстәмә ял көннәре кертүне мөстәкыйль хәл итү хокукы бирелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG