Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шанинка ректоры Сергей Зуевны 240тан артык галим яклап чыкты


Сергей Зуев
Сергей Зуев

Галимнәр Шанинка ректорының җитди сәламәтлек проблемнары булуын искәрткән һәм аны йорт сагыннан тикшерү изоляторына күчерү таләбен гамәлдән чыгаруны сораган.

Русиянең 240тан артык фән һәм мәгариф вәкиле баш прокурор Игорь Красновтан Мәскәүнең социаль һәм икътисади фәннәр югары мәктәбе (Шанинка) ректоры Сергей Зуевны йорт сагыннан тикшерү изоляторына күчерү таләбен гамәлдән чыгаруны сораган. Ачык хат "Троицкий вариант — Наука" сайтында чыккан.

Мөрәҗәгать авторлары Зуевның сәламәтлеккә кагылышлы җитди проблемнары булуын искәрткән. Соңгы елда ул өч операция кичергән, соңгысы кулга алынганнан соң ясалган.

20 октябрьдә Зуевның йөрәгенә ашыгыч операция ясалган. Бу хәлдә аны сак астына алу – тикшерү мәнфәгатьләренә җавап бирми, аңа басым чарасы булып тора, дип саный мөрәҗәгатьне язучылар.

Зуев 11 октябрьдә һипертония кризыннан соң хастаханәдә яткан хәлендә тоткарланды һәм йорт сагына җибәрелде. 19 октябрьдә аңа 21 миллион сум күләмендә урлау турында гаеп белдерелде. Тикшерү фаразына күрә, ул җитәкләгән югары уку йорты Мәгариф үсешенең яңа формалары исемле дәүләт фондыннан эшләр башкару өчен акча алган, әмма килешүне үтәмәгән. Зуев гаебен танымый.

Зуевка каршы җинаять эше Мәгариф министрының элеккеге урынбасары Марина Раковага каршы эшне тикшерү кысаларында ачылды. Ракова зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләнә. The Bell басамасы Ракованың "йогынтылы кешеләр" белән низагы турында язып чыкты.

Элегрәк Зуевны Шанинканың 200дән артык укытучысы һәм уку йортын бетерүчеләр яклап чыккан иде. Алар җинаять эзәрлекләвен гаделсез дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG