Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда йогышлы авырулар өчен тагын ике һоспиталь төзүгә керешәләр


Башкортстанда пандемия чорында төзелгән йогышлы авырулар хастаханәсе
Башкортстанда пандемия чорында төзелгән йогышлы авырулар хастаханәсе

Шушы атнада бу ике һоспитальнең кайда урнашачагы хәл ителәчәк.

Башкортстанда бу атнада тагын ике йогышлы авырулар һоспитале урнашачак урыннар турында карарлар кабул ителәчәк, соңыннан хастаханәләрне төзү эшенә керешәчәкләр, дип хәбәр иткән оператив киңәшмәдә республика премьер-министры Андрей Назаров. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Октябрьски һәм Сибайда ковид һоспитальләре төзү турындагы фикерен төбәк башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районының Даут авылы халкы белән аралашканда җиткергән иде.

"Коронавирус инфекциясен нәтиҗәле дәвалау һәм шул ук вакытта башка төрдәге авыруларны дәвалауны киметмәү өчен тагын ике ковид һоспитале төзергә кирәклеген аңладык. Коронавирус киткәннән соң алар күп профильле оешма сыйфатында эшли алачак. Хәзер безгә аларны бик тиз арада төзергә кирәк" дигән иде Хәбиров.

"Сибайда кишәрлек сайланган, тиз арада төзү өчен мөмкинлек бар. Октябрьски шәһәрендә һоспитальгә яраклы мәйдан юк, шуңа күрә бу агломерация өчен Туймазы шәһәре янындагы урын уңайлырак булыр. Бу чәршәмбе корылмалар өчен урыннар расланачак, әлеге объектларны тиз арада торгызу мөмкинлеге бирердәй төгәл процедуралар турында фикер алышачакбыз. Финанс министрлыгы белән финанс мөмкинлекләре эзлибез, алар бар. Атна ахырына барысы турында хисап тотарбыз һәм төзелешкә керешербез" дигән республика премьер-министры Андрей Назаров.

Сәламәтлек саклау министрлыгына исә булачак һоспитальләрнең хезмәткәрләр коллективын оештыру йөкләнгән.

Хәзерге вакытта республикада Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә ике зур инфекцион үзәк эшләп килә. Алар кыска вакыт эчендә төзелгән иде. Сентябрь ахырында Башкортстанда 770 ятаклы өстәмә дүрт ковид-һоспиталь эшли башлаячагы хәбәр ителгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG