Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда яшьләр форумы: татар проектларын тәкъдим итүдә япон алымы кулланылды


Чаллы татар яшьләре форумында катнашучылар
Чаллы татар яшьләре форумында катнашучылар

Чаллыда татар яшьләре форумы узды. Чарада катнашучылар татар проектларын анализлады, аларны үстерү юлларын тикшерде. Яшьләрнең күбесе әлеге проектлар турында элегрәк ишетмәгән булган.

23-24 октябрь Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә оештырылган татар яшьләре форумында "Шаян ТВ" телеканалы, "Ялкын" журналы, "Идел" яшьләр үзәгенең "Татар яшьләре көннәре" фестивале, "Әйдә, шаяРТ" проекты, Чаллы татар театр коворкингы, SkyTat онлайн сөйләшү клубы, URBANTATAR радиосы, "Ачык университет" белем бирү платформасы тәкъдим ителде. Тыңлаучылар, такымнарга бүленеп, һәр проектның өстенлекләрен һәм җитешсезлекләрен анализлады.

Әлеге проектларны форумда катнашучыларга авторлары яки проект такымы вәкилләре тәкъдим итте, алар форумчылар белән кейсларны чишүдә катнашты.

Азатлык радиосы форумда катнашучылар белән аралашты. Чараны оештыручы Гүзәл Әхмәтгәрәй әйтүенчә, элек форумда йөз кеше катнашса, быел җитмеш кеше генә булган. Коронавирус аркасында социаль дистанция, битлек кию кебек чикләүләр дә күрелгән.

Гүзәл Әхмәтгәрәй
Гүзәл Әхмәтгәрәй

— Узган елларда балалар үзләре проект уйлап таба, чынга ашмаслык проектлар белән чыгыш ясый иде. Без быел форматны үзгәртергә булдык, чөнки күпләр "Ачык университет"ны да, "Ялкын" журналын да, Чаллының URBANTATAR радиосын да белмиләр. Шуңа күрә ликбез форматында чыгыш ясарга спикерлар чакырдык. Спикерлар көн дәвамында башта үзләре чыгыш ясады, аннары яшьләр белән эшләделәр, соңыннан шул яшьләр булган проектларны камилләштерү идеяләре белән чыгыш ясады.

Сигез спикер иде, ягъни сигез проектка анализ ясалды. Без 6 минут 40 секунд форматын кулландык, бу "Pecha Kucha" дигән япон форматына аваздаш – спикерлар да, катнашучылар да үз фикерен 6 минут 40 секунд эчендә кызыклы итеп җиткерергә тиеш иде.

Без ел саен ниндидер яңалык кертергә тырышабыз. Быел Miro интерактив тактасын кулландык. Ягъни катнашучылар гугл-презентацияләрдә түгел, онлайн режимда, бер интерактив тактада эшләде.

Проектларны төрле өлкәләрдән сайларга тырыштык – юмор, музыка. Юмордан – "Әйдә, шаяРТ", музыкадан – URBANTATAR радиосы, балалар журналистикасыннан – "Шаян ТВ", телгә бәйле проектлардан – мәсәлән, бездә берничә урыс баласы да катнашты – SkyTat.ru онлайн сөйләшү клубы һәм балалар өчен файдасы булган башка ресурсларны сайладык. Быел 103 гариза килде, без сайлап алу турын уздырдык, нәтиҗәдә 70 катнашучы калды.

Бер яктан бу спикерларның үзләренә дә әйбәт, аларга яшьләрдән шундый фидбэк, читтән караш, ә катнашучыларга кимендә ликбез, шундый файдалы проектлар бар икәнлеген таныту. Шуңа күрә форум файдалы булды дип өмет итәм. Быел катнашучы балалар сыйфаты нык аерыла – узган елларда сүлпән генә йөрүче, милли көн тәртибен аңламаган балалар булса, быел саф татарча сөйләшә торган, әзерлекле катнашучыларның саны күпкә зур иде.

Форумда катнашкан спикерларның кайберләреннән әлеге форматның проектларга файдасы бармы икәнен белештек.

Зөһрә Вилданова
Зөһрә Вилданова

Зөһрә Вилданова ("Ачык университет" проекты) сүзләренчә, катнашучылар бу проект турында белмәгән.

— Иң шатландырганы – аларның темага бик тартылуы. Миңа, мәсәлән, бер төркем баланың тарихчы Фаяз Хуҗинның чын фанатлары икәнен белү кызык булды. "Ачык университет" проектына форумда катнашуының файдасы булды, чөнки проектның аудиториясе артты. Татар проектларын белмәгән балаларның фикер йөреше киңәйде. Алар проектка бәйле өстәмә эшләр дә эшләде, тагын да тирәнрәк анализлады, дияргә була. Бу безнең өчен күбрәк реклама, аудиторияне киңәйтү булды, диде ул.

"Ачык университет"

"Ачык университет" сайты – Дөнья татар яшьләре форумы проекты. Ул әлеге оешма уздырып килгән "Акыл фабрикасы" курсларыннан үсеп чыккан. 2019 ел башыннан "Ачык университет"та төрле темаларга онлайн курслар уза башлады. Әлеге университет төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны сайтта теркәлеп онлайн карап була. Ахырдан курсларны узу турында таныклык алу мөмкинлеге бар.

Шамил Майлунов (URBANTATAR радиосы) проектның әлеге форумда аталган өстенлек һәм кимчелекләре белән уртаклашты.

Шамил Майлунов
Шамил Майлунов

— Башта проектның уңай һәм тискәре якларын билгеләделәр. Өстенлекләренә килгәндә, радио түләүсез, проект яшь артистларга пиарлашырга ярдәм итә, төрле яшьтәгеләр тыңлый ала. Кимчелекләре – егетләр радионы эшләүчеләр белән элемтәгә керә алмады, радио FM ешлыгында юк һәм сайтыбыз бик тулы эшләнмәгән.

Максатлы аудиторияне билгеләделәр: яшьләр өчен альтернатив радио, төрле яшь катламы өчен подкастлар, балалар өчен аудиоәкиятләр һәм бишек җырлары. Шулай ук камилләштерү юлларын тәкъдим иттеләр, мәсьәлән интерфейсны яхшырту, татарча shazam өстәү, моннан тыш аудиоәкиятләрне күргәч алар аудиокитаплар да өстәргә тәкъдим итте, җырлар арасында татар дөньясы яңалыкларын уку, һәм проектны акчалаштыру – мәсәлән, треклар яки подкастлар арасына реклам кую кебек тәкъдимнәр яңгырады. Яшьләре белән эшләү кызыклы булды. Без аларны киләчәктә URBANTATAR проектларында көтәбез.

URBANTATAR

URBANTATAR – татар интернет-радиосы. Төп сайтта, IOS һәм Android өчен эшләнгән платформаларында өч стрим (татарча ретро, альтернатив һәм прогрессив музыка), татарча подкастлар, аудиоәкиятләр һәм бишек җырларын тыңларга була. Кушымталарны йөкләү түләүсез.

Зөлфия Ибләминова "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе ("Татар яшьләре көннәре") әйтүенчә, утыз бер еллык тарихы булган проект өчен форумда яңгыраган фикерләрнең файдасы һичшиксез булачак.

Зөлфия Ибләминова
Зөлфия Ибләминова

— Форумда бик яшь балалар да катнашты. Районнарда проектлаштыруга җәлеп ителгән кешеләр сирәк була, әмма минем белән эшләгән такымдагы кызлар фикер алышуда бик актив катнашты һәм мин кейсларны чишү өчен бирелгән пунктларны караганда һәм такым белән чишелешләрне барлаганда, үзем өчен ниндидер яңа фикерләр, уйлар туды, аларның сүзләре ниндидер яңа фикерләргә китерде. Дөресен әйткәндә, "Татар яшьләре көннәре"ндә биш көн булып кайтмаган кеше читтән генә ниндидер үз фикерен генә булдыра ала, һәм алты минутлык чыгышта аның турында сөйләп вә аңлатып кына булмый. Такымнарда эшләгәндә мин өстәмә аңлатырга да тырыштым, әмма барыбер белмәгән кешегә болай гына күз алдына китереп бетерергә бик авыр, шуңа күрә "Татар яшьләре көннәре" эчендәге бөтен чараларга аерым туктадык, менә шул чараларны яңарту буенча кызыклы фикерләр бар иде. Мин аларга беренче булып үзем дә яңа форматлар кирәк дип юнәлеш бирдем, шуңа күрә без күбрәк эчке чаралар өчен нәкъ менә актуаль, хәзерге заманга яраклаштырылган вариантларны эзләдек, мәсәлән, бездәге лекцияләр өчен нинди яңа форматлар кулланырга була, шуны уйлаштык.

"Татар яшьләре көннәре"

"Татар яшьләре көннәре" – Татар милли-мәдәни федераль автономиясе белән берлектә Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Идел" яшьләр үзәге ел саен оештыра торган фестиваль. Әлеге чара Русиянең төрле төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге татар яшьләрен берләштерә. Фестивальнең максаты – тарихи ватаннарыннан аерылган татар яшьләрендә туган телгә, татар мәдәниятенә, тарихына карата кызыксынуны арттыру, үзара элемтәләр урнаштыру. Анда катнашу өчен үзләре яшәгән төбәктә татарның иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашкан яшьләр сайлап алына.

Быелгы җыенның тагын бер темасы – экологик чисталык. Проектларны яклаган вакытта кәгазь урынына интерактив такта кулланылды. Проектлар турында мәгълүмат онлайн тутырылды, жюри такымнар эшенә бәяне Telegram-канал аша бирде.

Чаллы татар яшьләре форумы быел дүртенче тапкыр үткәрелде. Форумда мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Оештыручы - URBAN TATAR яшьләр берләшмәсе.

Тимур Сөләйманов
Тимур Сөләйманов

Чарага zoom аша Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та кушылды.

Ул Чаллы өчен мондый форумның ни өчен мөһим будуын әйтеп үтте. Чаллының үз татар проектлары юк һәм калада мондый массакүләм чаралар да юк дәрәҗәсендә. Министр алдагы елларда географияне киңәйтергә киңәш итте.

"Безнең дә русиякүләм форум ясыйсы килгән иде, форумны киңәйтергә, республикакүләм итәргә яки Кама төбәген алырга теләк бар. Чаллы өчен мондый формат кирәк, чөнки, беренчедән, бу яшүсмерләр һәм студентлар өчен. Алар, хәзерге буын, нигездә татарча белә, бүгенге проектларның сыйфаты да бик шатландырды" диде чараны оештырган Гүзәл Әхмәтгәрәй.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG